Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, сәясәтче Лилия Чанышева сәяси тоткыннарга теләктәшлек күрсәтеп ачлык тотарга тәкъдим итә. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язып чыкты.
Ул нәкъ бер ел элек, Дүртөйледәге тикшерү изоляторында чагында 30 октябрьдә булачак ике вакыйгага әзерләнүен: ире белән очрашуны көтүен һәм башка сәяси тоткынннарга теләктәшлек күрсәтү билгесе буларак ризыктан баш тартырга җыенганлыгын искә алган. Ул чакта Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылды.
"Ул чакта иремне очрашуга кертмәделәр. Әмма Алексей Навальный, Владимир Кара-Мурза, Илья Яшин, Вадим Останин, Даниэль Холодный һәм мин Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне һәм Алексей кире кайтарган Сәяси тоткын көне белән бәйле бер көн ачлык тоттык", дип искәртә ул.
Чанышева ачлык тотканда илһамлануын, бу чарада катнашучылар турыда уйлавын һәм борчылуын искә төшерә. Ач тору кемдә ничек узуы, тикшерү изоляторлары белән колония җитәкчеләренең ризыктан баш тартуга мөнәсәбәтләре нинди булуы кызыксындырды, дип сөйли ул. Ул быел да колониядә калган булса 30 октябрьдә ачлык игълан итәргә ниятләгән булуын искәртә.
"Хәзерге вакытка Алексей үтерелде, ә Русиядә меңнән артык сәяси тоткын рәшәткә артында кала бирә. Әлегә иректә булмаучыларга теләктәшлек күрсәтеп, мин яңадан бер көнлек ачлык игълан итәм. Һәм бөтен битараф булмаучыларга 30 октябрьдә ризыктан баш тартырга тәкъдим ясыйм", дип яза Лилия Чанышева.
Русиядә һәм кайбер башка чит илләрдә"Исемнәрне кире кайтару" ("Возвращение имен") дигән сәяси золымнар корбаннарын искә алу чарасы уза. Анда катнашучылар Совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен укый.
"Миңа калса, бу бик мөһим көн. Бу көнне кешеләр тарихны хакимиятләр күрсәтмәсе һәм аларның шаблоннары белән искә алмый. Бу — золымнар корбаннары турында истә тотуның бер ысулы. Дәүләт хәтерне оккупацияләргә, тарихның бердәнбер дөрес версиясен генә тәкъдим итәргә тырыша", — дип искәрткән Мәскәүнең Соловецки ташы янына килгән "Мемориал" халыкара җәмгыяте рәисе Ян Рачинский.
Халыкара "Мемориал" чарадан җанлы трансляция алып бара.
Соловецки ташы янында полиция хезмәткәрләре һәм Владимир Путинның рәсеме төшерелгән футболкадан, "Мемориал — чит йогынты астындагы агент. АКШ һәм НАТО мәнфәгатьләрендә эш итә" дигән шигарь белән бер ир тора.
Тагын бер ир бу хәлләрне телефонына төшереп тора. Шуңа карамастан кешеләр һәйкәл янына чәчәкләр салырга килә.
Мемориалга Польшаның Русиядәге илчесе Кшиштоф Краевски, АКШның илчесе Линн Трейси, Европа берлеге илчесе Ролан Галараг һәм Франциянең Русиядәге илчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Закари Гросс чәчәкләр салды.
Хокук яклаучылар мәгълүматынча исемнәрне уку Мәскәүдә башланган һәм Иркутскида, Бременда, Ревдада, Денверда, Дрезденда һәм Страсбургта дәвам итә.
- Русиядә сәяси тоткын дип танылучы кешеләрнең саны узган елда 78%ка арткан. 2023 елда 134 кеше сәяси тоткын дип танылды, диелә "Мемориал. Сәяси тоткыннарга ярдәм" оешмасы хисабында.
- "Мемориал" рәистәше Сергей Давидис әйтүенчә, соңгы ел ярымда сәяси эзәрлекләүләргә төрле социаль төркем кешеләре дучар була: "балигъ булмаучылардан алып, 75 яшьлекләргә кадәр, белеме бөтенләй булмаучылардан алып бик белемле кешеләргәчә".
- Шулай ук хокук яклаучы соңгы ел ярымда күзәтелгән тагын бер үзенчәлекне искәрткән: Русия эчендәге сәяси репрессияләрнең географиясе киңәйгән. "Элегрәк миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүчеләр генә, чынлап та хакимияткә каршы чыккан активистлар гына эзәрлекләүләргә дучар була иде, хәзер исә зур булмаган шәһәрләрдә һәм хәтта авылларда яшәүче, берни кылмаган кешеләрне дә эзәрлекләүләр ешая", ди ул.
- Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Аерым алганда яшь галим Азат Мифтахов, башкорт активисты Фаил Алсынов сәяси тоткын дип танылды.
- 1 августта Русия белән Көнбатыш илләре арасында тоткыннар белән алмашу узды. Бу көнне барлыгы 16 кеше азат ителде. Алар арасында аерым алганда Азатлык радиосыжурналисты Алсу Кормаш, сәясәтчеләр Владимир Кара-Мурза белән Илья Яшин, Навальныйның Уфадагы һәм Томскидагы штабларының элеккеге җитәкчеләре Лилия Чанышева белән Ксения Фадеева бар иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум