Бүгенге көндә барлыгы 13 татар дәүләт театры эшләп килә, шуларның 8 турында видео тасмалар бар инде. Әлеге материалларны “Яңа гасыр” телевидение каналының “Яшәсен театр!” тапшыруы хезмәткәрләре туплый. Инде “Яшәсен театр!” тапшыруы Оренбурга да килеп җитте. Тапшыруның иҗат төркеме 3 көн буе театр һәм артистлар турында язмалар әзерләде.
Үзенең 40 елга якын гомерен телевиденияга багышлаган “Яшәсен театр!” тапшыруы мөхәррире Гөлнара Зиннәтуллина: “Бүген татарның 13 дәүләт театры бар. Рус милләтеннән башка, калган милләтләрдә бу кадәр театр юк. Шуңа күрә дә, һәммәсен барлап, татар профессиональ театрларының видеоэнциклопедиясен туплыйсы килә”, диде ул.
Чираттагы “Яшәсен театр!” тапшыруы Оренбур театры турында булачак , дип сүзен дәвам итте Гөлнара Зиннәтуллина.
“Без Оренбур театры турында хәбәрдар, күптән ишетеп белә идек. Чираттагы тапшыруыбыз да Оренбур театры турында булачак. Театрлар арасында Оренбур театры - ул энҗе бөртеге кебек.
Безне Оренбур татарлары саф татар телендә сөйләшүләре белән гаҗәпләндерде. Театр режиссёры Рөстәм Абдуллаев турында ишетеп тә, күреп тә белә идем. Ул шулкадәр талантлы коллектив җыя алган. Театрның бинасы да гаҗәеп матур. Бу урын - татарның җыела торган урыны булырга тиеш”, диде ул.
Гөлнара Зиннәтуллина сүзләренә караганда, Оренбур театры турындагы тапшырулар циклы 22 августтан башланачак. Театр турыда 18-20 тапшыру булуы көтелә.
“Октябрь аенда Оренбур театр Казанга гастрольләргә килергә тиеш. Бу көнгә кадәр безнең тамашачылар театр белән дә, артислар белән танышып, аларны таный башларлар дип уйлыйбыз”, диде Гөлнара Зиннәтулина.