Иранның иң югары канун чыгару оешмасы булган Инкыйлаб шурасы, узган атнада үткән президент сайлауда хәрәмләшүләр табылса, тавышларны яңадан санауга әзер булуын белдерде.
Рәсми ИРНА хәбәр агентлыгы шура вәкиле Габбасали Кадходаиның тавышлар бүленеше “бераз үзгәрергә мөмкин” дигән сүзләрен китерә.
Узган җомгада үткән сайлауда президент Мәхмүт Әхмәдиниҗатның җиңүен игълан итүдән соң Тәһранда һәм илнең башка шәһәрләрендә киңкүләм ризасызлык чаралары башланды.
Бу җыеннар Иранда 1979 елгы Ислам инкыйлабыннан бирле иң зур протест чаралары диелә.
Әхмәдиниҗатның төп көндәше булган Мир Хөсәин Мусави сайлау киңкүләм хәрәмләшүләр белән үтте дип аның нәтиҗәсен гамәлдән чыгаруны таләп итә.
Дүшәмбе Мусави тарафдарлары үткәргән ризасызлык чарасында 7 кеше һәлак булды. Мусави яңадан кан коюга юл куймас өчен халыкны сишәмбегә билгеләнгән протест чарасына килмәскә өндәде.
Чит ил журналистларына протестларны яктырту тыела
Иран чит ил киңкүләм мәгълумат чараларына илдәге сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдерү җыеннарын яктыртуны тыйды.
Мәдәният министрлыгының чит ил матбугаты бүлеге чит илләрнең барлык киңкүләм мәгълумат чараларына министрлык рөхсәт итмәгән чараларга бармаска кушты.
Чит илләрнең киңкүләм мәгълумат чаралары үз хәбәрләрендә дүшәмбе көнне йөзләрчә мең кеше катнашкан ризасызлык чарасына киң урын биргән иде.
Тәһран Европа Берлегенә ачуын белдерә
Иран тышкы эшләр мининстрлыгы Европа Берлеген вәкиллек итүче Чехиянең югары дипломатын чакыртып алып Берлекнең Ирандагы сайлауга бәйле белдерүләрен “тыкшыну һәм мыскыллау” дип ризасызлык белдерде. Чехия бу елның беренче яртысында Европа Берлегендә рәислек итә.
Дүшәмбе көнне Европа Берлеге Иранны оппозициянең сайлаудагы хәрәмләшүләрне тикшерү таләпләрен үтәргә чакырып басым ясады.
Франция, Германия һәм Британия Иранны сайлау нәтиҗәләрен ачыкларга чакырды.
ШХО илләре Әхмәдиниҗатны котлый
Русия, Кытай һәм Үзәк Азия җитәкчеләре Ирандагы киңкүләм протест чараларына карамастан, Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатны президент сайлауда җиңүе уңаеннан котлады.
Әхмәдиниҗат сишәмбе Екатеринбурда үткән Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитында катнашты.
Ирандагы чуалышлар сәбәпле Әхмәдиниҗат бу җыенга бер көн соңарып кушылды.
Обама чуалышларга борчылу белдерә
АКШ президенты Барак Обама Иранда сайлаудан соңгы чуалышларга тирән борчылу белдерде һәм Иранда демократияне, сүз иреген хөрмәт итәргә чакырды.
Обама Ак Йортта чыгыш ясап АКШ Иранның суверенлыгын хөрмәт итә, Иран халкы үз җитәкчесен үзе сайлый диде.
Шул ук вакытта ул Ирандагы чуалышлардан соң дәшми кала алмавын да әйтте.
Обама Иран сайлавындагы җитешсезлекләрне тикшерү кан коюга юл куймаслык итеп үткәрелергә тиеш диде.