Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаять мәхкәмәсе Израил премьер-министрын кулга алу карары чыгарган


Биньямин Нетаньяһу һәм Йоав Галант
Биньямин Нетаньяһу һәм Йоав Галант

Шулай ук илнең элекке саклану министры Йоав Галантны да кулга алырга рөхсәт бирелгән. Мәхкәмә аларны сугыш алып бару чарасы итеп ачлыкны куллануда шикләнә.

Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһу белән илнең элекке саклану министры Йоав Галантны кулга алу карары чыгарган. Аларны Газзә Сызыгында кешелеккә каршы җинаятьләр һәм сугыш җинаятьләре кылуда гаеплиләр.

Мәхкәмә хәбәрендә әйтелгәнчә, мәхкәмәгә кадәрге пулат Нетаньяһу белән Галант махсус һәм аңлы рәвештә Газзә халкын исән калу өчен кирәкле әйберләрдән, шул исәптән азык-төлек, су һәм дарулардан, ягулык белән электрдан мәхрүм иткән. БМО белән һуманитар оешмалар күп тапкырлар мөрәҗәгать итсә дә, Израил хакимиятләре Газзә сызыгына һуманитар ярдәмне чикләгән, шул сәбәпле мәхкәмә аларны сугыш алып бару чарасы итеп ачлыкны куллануда шикләнә. Шулай ук мәхкәмәгә кадәрге пулат Газзәдәге сивил халыкка максатчан һөҗүм дип саналырдай кимендә ике очрак булуы турында әйтә.

Элегрәк мәхкәмәнең прокуроры Кәрим Хан Израилнең дә, ХӘМӘСнең дә югары дәрәҗәле түрәләрен кулга алу турында карар чыгаруны сораган иде. Бу хакта быел 20 майда билгеле булды. ХӘМӘСнең ул әйткән бөтен өч лидеры да: Исмаил Хәния, Мөхәммәд Дейф һәм Яхъя Синвар шул вакыттан соң хәрби хәрәкәтләр яки Израил операцияләре аркасында һәлак булды.

Израил Рим статутын имзалаган ил түгел һәм Халыкара җинаять мәхкәмәсе юрисдикциясен танымый. Израил хакимиятләре дә, оппозиция вәкилләре дә мәхкәмә карарын кискен тәнкыйтьләде, аны "террорчыларга бүләк", "оят" дип атады. Израил президенты Ицхак Герцог бу карарны "абсурд" дип әйтте. Нетаньяһу канцеляриясендә исә Халыкара җинаять мәхкәмәсе прокуроры Кәрим Ханны "коррупциягә бирелгән" диделәр, хөкемдарларны "Израилгә карата антисемитизмда" гаепләде.

Кулга алу рөхсәте бирелгән икән, Израил премьер-министрын да, күптән түгел вазифасыннан киткән Галантны да Халыкара җинаять мәхкәмәсе эшчәнлегендә катнашучы илләрнең берсенә барсалар кулга алырга тиешләр. Моны мәсәлән Европа берлегенең бөтен илләре диярлек, шулай ук Британия эшләргә тиеш булачак.

  • Былтыр Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды.
  • 2 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Монголиягә барды. Аны илнең президенты Ухнаагийн Хурэлсух Халхин-Гол елгасында совет һәм монгол гаскәрләренең япон кораллы көчләрен бергәләп җиңүенә 85 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнашу өчен чакырган иде.
  • Монголия исә - Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын имзалаган илләрнең берсе. Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу турында карар чыгарганнан бирле Путин Рим статутын имзалаган илгә беренче тапкыр барды.
  • Монголия Русия президенты Владимир Путинны Һаагадагы Халыкара җинаять ордеры нигезендә тоткарламаячакбыз дип белдерде.
  • Халыкара җинаять мәхкәмәсе Монголияне 2024 елның сентябре башында Русия президенты Владимир Путинны кулга алудан баш тарткан өчен бурычларын үтәмәүдә гаепләде. Монголия Путинны кулга алмавы һәм аны мәхкәмәгә тапшырмавы белән мәхкәмәнең бу мәсьәләдә хезмәттәшлек итү үтенечен үтәмәде, бу исә Рим статуты нигезләмәләренә каршы килә һәм мәхкәмәгә үз функцияләре белән вәкаләтләрен тормышка ашырырга комачаулады, диелә мәхкәмәнең Беренчел карау пулаты белдерүендә.
  • 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘС Израилгә һөҗүм итте. 1200 кеше, нигездә сивил затлар үлде. 250 дән артык кеше тотык итеп алынды.
  • Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү. Газзә сызыгындагы меңләгән кешеләр өйләреннән китәргә мәҗбүр булды. Хәрби хәрәкәтләр зур җимереклекләргә, корбаннарга китерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG