Шул вакыт эчендә бу чара Оренбур өлкәсендә популярлык та казанды. Бу көнне өлкә мөселманнары ел буена түземсезлек белән көтәләр. Бу юлы да ерак юлны якын итеп, берничә йөз чакрымны үтеп Шарлык, Пономарёвка, Беляевка, Кувандык районнарыннан да мөселманнар килде. Барлыгы 400-ләп кеше җыелды.
Бәйрәмгә килүчеләрнең барсы да мөселманча киенеп, хатын-кызлар бер якта, ирләр икенче якта ял итте. Җыелучыларның яшьләренә килгәндә, берничә айлык баладан алып 90 яшьлекләрне дә күрергә мөмкин иде.
Бу чараны оештыручыларның берсе - авылның Куш манара мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин.
“Динебездә гыйбадәт кылу - ул намаз уку, ураза тоту, сәдака бирү генә түгел бит. Әлеге җыенның тарихы да бик кызыклы булды. Беренче тапкыр берничә гаилә генә чыккан идек, икенче елны башка гаиләләр дә килеп кушылды. Бүгенге көндә мөселманча ял итергә теләүчеләрнең саны 400-гә җитте.
Бу көнне ял итүчеләр лекцияләрдән, намаздан тыш, төрле спорт уеннарында, викториналарда катнаша, атларда йөриләр, ут ялкынында пешкән пылаудан авыз итәләр. Инде киләсе елларда да шундый бәйрәмнәрне үткәрергә насыйп булсын иде”, диде Хәлиулла хәзрәт.
Кайчандыр кечкенә вакытында, беренче тапкыр әлеге урында мөселманча ял иткән Рәйфә Бәширова, хәзер инде институтта белем ала. Бүген ул дини темага кечкенәләргә бәйге үткәрде, яулыкның дөрес итеп бәйләү төрләрен дә күрсәтте.
“Безне монда килгәнгә генә яулык япканнар дип уйламагыз. Гомумән, без тормышта да шулай йөрибез”, диде Рәйфә.
Бәйрәмгә килгән Гөлнур Әхмәтова исә Оренбурның “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлаган, инде хәзер мәчеттә хатын- кызларга үзе дә дин дәресләрен укыта.
“Мондый бәйрәм ел саен үтә, мөселманнар саны да арта бара. Бәйрәмнең мөһимлеге шунда – монда гаиләләре белән ял итәләр”, диде Гөлнур абыстай.
Бу юлы да халык кичкә кадәр дәвам ителгән мөселманча үткәрелгән ял көненнән соң, киләсе елда да шулай бергә-бергә очрашырга насыйп булсын дип үз якларына таралышты.