Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур татар театры турында яңа китап


Китап авторы Евгения Павлова
Китап авторы Евгения Павлова

Ага сулар, исә җилләр” исемле Оренбур татар театры турында яңа китап дөнья күрде. Күптәннән көтелгән басманың авторы – танылган журналист, театр эшлеклеләренең берләшмәсе әгъзасы, тәнкыйтьче – Евгения Павлова.

Китапның эчтәлеге - театрның 100 еллык тарихы, 1990-нчы елларда яңартылган Оренбур татар театрының соңгы 18 еллык эшчәнлеге, театр артистлары турында сөйли. Тиражы 500 данә булган җыентык 78 биттән тора. Анда актерларның портретлары, күп санлы сурәтләр, афишалар урын алган.

Китапны тәкъдим итү кичәсе Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрында үтте. Билгеле, Оренбур – татар театрының чишмә башы. Шуңа күрә дә китапның алгы бите тарихка багышланган. Әлеге язма профессиональ татар театрының башында торучы – Ильяс Кудашев-Ашкадарский хакында. Аннан, автор 20 ел элек яңартылган театрның башлангыч эшчәнлегенә һәм хәзерге хәленә күчә.


Кичәгә килүчеләр милләтебез мәдәниятенең кыйммәтле көзгесе саналырлык шушы китап чыгу белән горурлану хисләре кичерүләрен бер-бер артлы сөйләп, авторга ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп: чәчәкләр, бүләкләр тапшырды.

Театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев китап һәм автор Евгения Павлова хакында болай диде:
“Ул китап безнең театрда куелган спектакльләр турында сөйли, шулай ук анда бу спектакльләргә бирелгән рецензияләр дә урнаштырылган. Евгения Ароновна безнең театр эшчәнлеге белән беренче көннән ук таныш дисәк тә була. Спектакльләрне күңелен биреп карый, театрга карата җылы мөнәсәбәттә. Без авторга рәхмәтлебез”, диде Рөстәм Абдуллаев.

Рөстәм Абдуллаев
“Ул безнең премьераларны калдырмыйча диярлек карап барды. Үзенең әйтүенә караганда, шушы 20 елга якын вакыт эчендә Евгения Ароновна 3 кенә спектакльне карый алмаган. Китап авторы бит татар кешесе түгел, ул спектакльләрне синхрон тәрҗемә белән карый. Евгения ханым сүзләренә караганда, аңа милли театр репертуарларының темалары ошый, алар игътибарны әхлак тәрбиягә юнәлтә”, диде театр директоры урынбасары Флюра Алимгулова.

Китапның авторы – Евгения Павлова Оренбурда иң дәрәҗәле, профессиональ театраль тәнкыйтьчеләрдән санала, шул ук вакытта Оренбур театрлары тарихын туплаучы һәм язучы китаплар авторы да. Кичәнең йомгаклау сүзен китап авторы – Евгения Павлова әйтте.


“Бу китапны мин Оренбур татар драма театрының 100 еллыгына багышладым. Узган гасырдагы кебек татар театрының эшчәнлеге өзелеп тормасын, яңа төзекләндерелгән театрның гомере озын булсын”, диде Евгения Павлова.

Гомумән, бу китап милләтебезнең кыйммәтле мәдәни мирасы булып буыннардан – буыннарга күчеп барачак, китап киштәләрендә һәм архивларда урын алып, кадерләп сакланачак, дигән ышаныч белән таралышты кичәгә килүчеләр.
XS
SM
MD
LG