Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризиста наркоманнар арта


Соңгы 2-3 ел эчендә наркоманнар саны артты. Наркоманнарның үсеш темпын элек 3-4% дип билгеләсәләр, хәзер ул 6-7%. Икътисади кыенлыклар бу афәт өчен уңайлы шартлар тудыра.

Кризис иң биек ноктасында - социаль җитешсезлекләр, эшсезлек, чын шатлык һәм табигый куанычлар аз булу, рухи киеренкелек наркомания тозагына кешеләрне тагы да күбрәк этәрә. Наркомания авыруы белән чирләүчеләр санының артуы республиканың вак, халыкның яшәү дәрәҗәсе бик үк яхшы булмаган шәһәрләрендә күзәтелә.

Шундыйлардан берсе – Лениногорски шәһәре. Соңгы 2-3 елда мондагы наркоманнар саны ике тапкырга арткан. Кискен проблемадан чыгу юлын эзләү максатыннан респубиканың наркоманиягә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы нәкъ менә шушы шәһәрдә узды.

Мондагы социаль җитешсезлекләрне комиссия әгъзалары шәһәрдәге наркоманиягә каршы көрәш эшенең начар алып барылуында дип искәртә. Район башлыклары наркоманияне кисәтү өлкәсендә шәһәрдә эшләр алып барыла дисә дә, 2009 елның соңгы 6 аенда Лениногорски районы җирендә наркомания белән бәйле башкарылган җинаятьләр 3 тапкыр арткан.

Республика прокуроры Кәфил Әмиров районда җинаятьләрне кисәтү буенча аналитик эшләр булмавын, наркомания белән бәйле мәхкамә эшләре яхшылап каралмавын әйтә. Чыннан да, Лениногрски районында ачыкланган наркоманнар притоны эше хәтта мәхкәмәгә дә җибәрелмәгән.

Бүгенге көндә Татарстанда 9 меңнән артык наркоман теркәлгән. Республика наркологик тернәкләндерү үзәгенең баш табиб урынбасары Габбас Төхвәтуллин әйтүенчә, бу саннар әле кырыс дөреслекне күрсәтми. Чынлыкта исә хәл күпкә мөшкелрәк. Исәптә тормаган наркоманнар белән бу саннар 10-15 тапкырга артыграк, ди ул.

Дөрес кисәтү чаралары алып бару бик мөһим дип саный Әлмәт наркология үзәге баш табибе урынбасары Марат Галимҗанов. Әлмәт шәһәрендә наркомания өлкәсендә хәлләр һәрчак яхшыдан булмады. Моны әлмәтлеләрнең яшәү дәрәҗәсе, акчасы күп булу белән аңлаталар иде.

Бүген исә монда хәлләр, рәсми саннарга караганда, яхшыга таба бара. Узган елны 753 наркоман теркәлсә, быел аларның саны хәтта кимегән – 729га калган. 2008 елның беренче яртыеллыгында 79 наркомания белән авыручы теркәлсә, хәзер бу күрсәткеч тә сөендерә, ди нарколог Марат Галимҗанов. Быел 21 наркоман теркәлгән.

"Кризис, эшсезлек кешене күңел төшенкелегенә этәрә. Шуңа да уку йортларында, җинаять ачыклау урыннарында аңлату һәм кисәтү эшләре алып барылырга тиеш", дип саный Әлмәт наркомания тернәкләндерү үзегенең баш табиб урынбасары Марат Галимҗанов.
XS
SM
MD
LG