Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Казан казнасын ничек тулыландырырга?


Казан казнасын ничек тулыландырырга һәм бюджетны ничек тотарга кирәк дип саныйсыз?

- Салым да хәзер аз түгел. Кыса башласаң, бөтен нәрсәне дә кысарга кирәк. Чит ил машиналары алганчы, Русиядә, Түбән Новгородта чыга торган машиналарны алырга кирәк. Бер машина бәясенә 6-7 машина алып булачак.

- Америкадагы кебек, түрәләрне тикшерсеннәр. Анда барысын да керем, йорт, машина, күчемсез мөлкәтләре кем исеменә теркәлгәнен, якын туганнары кем икәнен тикшәрә башлаган иделәр. Менә шунда бюджет акчасының кайда киткәне һәм ни өчен җитмәгәне күренә инде. Бездә дә шулай эшләргә кирәк.

- Бик авыр яшим. Җиләк- җимеш ашыйсым килә. Кәбестә пирожкилары пешереп сатырга алып чыккан идем, аларны да сатып алучы юк. Бакчам юк, 50 елга якын хезмәт стажым бар, 3 мең сум пенсия акчам.

- Башка илләр инвестиция кертсен өчен аларны кызыктырырлык итеп, Казанда туризмны үстерергә кирәк.

- Үзебездә, Татарстанда күбрәк сыйфатлы продукцияне җитештереп сатырга кирәк. Үзебездә үскән тавыкларны, үзебездә тегелгән кием-салымнарны кызыксындырырлык итеп, сыйфатлы итеп җитештерсәк, аларны халык сатып алса, салым Казан казнасына керер иде.

- Төрле аукцион, тендерлар бар. Анда башка тәбәкләрдән зур акчалар белән килеп катнашканнар, тендерны оталар. Мәсәлән, бездә МЧС өчен тегелә торган киемнәрне Самардан, Мәскәүдән килгән инвесторлар отты. Алар татарстанларны аз гына хезмәт хакына яллап эшләтәләр. Калган бар кереме дә үзләренә кала, ә салымнары башка өлкәгә китә. Шуның өчен тендерлар оештырганда башка төбәк кешеләрен катнаштырмасыннар иде.

- Мин укытучы, фатир да юк, машина да юк, тагын ничек кысылырга соң инде? Болай да кыстылар инде халыкны, башкача кысыларга калмады.

- Казанда эшләгән ширкәтләрне төрле проектларга катнаштырырга һәм аларның салымнары бездә калачак дип саныйм.
XS
SM
MD
LG