Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңгыр, яу инде!


Эльвира Курамшина
Эльвира Курамшина

Оренбур өлкәсенең урта һәм көнбатыш районнары крестьяннары аяныч хәлдә калды. Июнь аеның 40 градуслы эсселеге хуҗалыкларны бөлгенлек чигенә китереп терәде.

Соңгы тапкыр шуңарга охшаш һава торышы 70-нче еллар башында була. “Беляевка районы бик нык зыян күрә. 12000 гектар басуны исәптән чыгарырга гына туры киләчәк. Чөнки анда уңыш 3-4 центнердан артмаячак”, ди район башлыгы А.Динер.

Беляевка районы Алабайтал дигән татар авылында берничә крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Шуларның берсе - Зәйнулла Курамшин хуҗалыгы. Әлеге хуҗалык: ашлык, көнбагыш, бәрәңге үстерә.
Зәйнулла Курамшин


“Авыл басуларына 2 ай яңгыр яуганы юк, җир - кеше кулы сыярлык булып ярылды. Ашлыкның 3 сортын чәчтек. Безнең басуларда ашлык уртача булыр дип көтәбез: биеклеге 65-70 см, һәрбер башакта уртача 25- 28 бөртек. Киләсе атнадан уракка чыгарга уйлыйбыз”, ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

Көнбагыш 520 гектар җиргә чәчелгән. Ашлык булмаган елларда, ә инде соңгы 6 елда корылык, көнбагыш страховка ролен үти икән.

Бәрәңге җире 10 гектар, утыртканнан бирле 2 тапкыр су сибелгән, яңгыр булмаса тагы да су сибәчәкләр.

Зәйнулла Курамшинга кызы Эльвира ярдәм итә. Эльвира үткән елны Оренбурның Бизнес һәм сәясәт институтын тәмамлаган. Белгечлеге - экономист.

“Җир белән эшләгәндә барлык технологияләрне үтәп эш иткәндә генә уңышка ирешәсең”, ди Эльвира Курамшина.

“Киләсе атнада уракка чыгабыз. Уңышның нәтиҗәсе шунда билгеле була инде”, дип елмайдылар әтиле-кызлы Зәйнулла һәм Эльвира Курамшиннар.
XS
SM
MD
LG