Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Җәйге ялны ничек үткәрәсез?


Казаннар күбрәк үз бакчаларында ял итүне кулай күрә. Көзгә таба юлламалар арзанайганын көтүчеләр дә бар икән.

-Энекәшнең 50 яшьлек юбилеена туганнар белән Екатеринбурга барабыз. Поездга билет бәясе 1,500 сум тора.

-Быел ялга Төркиягә, яки Кара диңгезгә барырга уйлап торабыз. Поезд белән бик уңайлы, ял итеп барасың. Машина белән ардыра.

-Сентябрьдә Сочига барабыз. Ул вакытта юлламаларның бәясе 30 %-ка төшә.

-Без Себердән, Кемерово өлкәсеннән Арчадагы туганнарыбызга кунакка кайттык. Поезд белән кайтырга юлга билетны бер кешегә 2600 сумга алдан алып куйган идем. Тормыш иптәшем соңрак машина белән кайтты. Казанга килеп йөрергә кирәк бит инде. Барысы, юлга гына, бер кешегә 10 мең сум акча кирәк. Шуның өчен ел саен кайтып булмый.

-Һиндстаннан Русиягә ял итәргә килгән идем. Хәзер очкычка билет алам. Бер килеп китәргә якынча 700-800$ кирәк. Мин елына 4-5 тапкыр килеп, ял итеп китәм. Монда бик ошый.

-Студент кызым каникулда Мәскәүгә кунакка бара.

-Әниемә 93 яшь, аны карарга Владимир өлкәсенең Ковров шәһәреннән килгән идем. Кызганычка каршы Казаннан Ковровка туры поезд йөрми икән. Мәскәү аша урап кайтырга туры киләчәк.

-Мин быел ял итәргә автобус белән Соль-Илецкига бардым. Юлга 1,500 сум акча китте.

-Мин ялны авылга әни янына кайтып бакчада үткәрдем. Дус егетләр 23 мең сум түләп, очкыч белән Төркиянең Кемер шәһәрендә ял итеп кайтты.

-Без дүртәү походка Мари Иленә барабыз. Электричкага 42 сум түлибез. Аннан соң велосипедка утырып китәбез.

-Чабаксардан туры Ижауга йөри торган поездны туктатканнар. Шуның өчен башта Казанга кайтабыз. Казаннан Ижауга барган поездны 2 сәгать көтәбез. Бик уңайсыз.

- Көз көне армиядә бергә хезмәт иткән дустыма машина белән Анапага кунакка барырга җыенам.
XS
SM
MD
LG