Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов әйтүенчә, Канндагы Фестивальләр һәм конгресслар сараеның “Гранд Аудиториум” залына җыелган 2,5 мең кеше татарстаннар чыгышын көчле алкышларга күмгән.
Залга җыелганнарны Канн мэры Бернар Брошар, Русия хөкүмәтенең чит илләрдәге
ватандашлар агентлыгы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева тәбрикләгән. Аннан соң Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ике өлештән торган зур концерт биргән.
Сәнгать фестивале ачылыр алдыннан нәкъ шул ук сарайның “Тоскан дю Плантье” залының фоесында “Татарстанның традицион сәнгате” дип аталган күргәзмә эшли башлады. Монда милли киемнәр, милли чигү үрнәкләре, баш киемнәре, каюлы күн эшләнмәләре куелган иде. Шулай ук фото рәссам Андрей Богдановның рәсемнәре дә урын алган.
Дүшәмбе көнне көндез Русия делегациясен Канн мэры Бернар Брошар кабул итте. 24 август Канны II дөнья сугышы вакытында басып алучылардан азат иткән көн. Гадәт буенча, нәкъ менә шушы көнне Русия сәнгате фестивале кунакларны “Рус төне” дип аталган чарага чакыра.
Монда чыгыш ясаган танылган иҗат төркемнәре, музыкантлар, стилистлар ел саен күбрәк тамашачы җәлеп итә. Бу юлы “Рус төне”ндә “Русия һәм Франция” арасындагы мәдәни багланышларга керткән өлеше өчен” фестиваль билгесе Мирей Матьёга тапшырылачак. Әлеге билгегә үткән елларда Морис Дрюон, Пьер Карден, Мишель Легран, Марина Влади лаек булган иде инде.
“Рус төне”ндә Татарстан вәкилләре: җыр һәм бию ансамбле, республиканың эстрада сәнгате телевизион фестивале “Созвездие-Йолдызлык” лауреатлары, “Шәһәрдән юл” дип аталган бию театры һәм Татарстанның халык артисты Алсу да чыгыш ясаячак.
25 августта Каннда кино көне. Ул ВГИКның 90 еллыгына багышлана. Ә кичен исә Фестивальләр һәм конгресслар сарае алдында Сабантуе бәйрәме булачак.
Русия үзенең сәнгатен һәр елның август ахырында Каннда 1998 елдан бирле күрсәтеп килә. Бу чара французлар һәм Зәңгәрсу яр буе кунакларында зур кызыксыну уята. Узган ел Русия төбәкләреннән Каннга Калининград өлкәсе барган булса, быел анда татарстаннар.