Русия мәктәпләрендә мондый фаҗигале хәл беренче генә түгел. Ләкин масштабы буенча бу иң зурысы. Мондый хәлнең Русиядә булганы юк иде әле. Узган елны бу фаҗига турында дөньның бөтен мәгълүмат чаралары сөйләде.
Иртән мәктәпне төзекләндерүче эшчеләр, агач рамлы тәрәзәләрне пластикка алыштыру өчен искеләрен каерган вакытта, диварда да зур ярык пәйда була. Эшчеләр бу турыда мәктәп директорына хәбәр итәләр. Хәвефле урынга килгән район үзәге җитәкчеләре укучыларны һәм укытучыларны куркыныч урыннан чыгару турында карар кылалар. Эвакуация башлангач, икенче һәм өченче катларның түшәмнәре, диварлары җимерелеп төшә. Мәктәпне эвакуацияләгәннән соң укучыларны сафка тезгәч, 8 укучының юклыгы ачыклана.
Педагоглар сүзләренә караганда, мәхшәр вакытында мәктәп бинасында 342 укучы һәм 32 укытучы булган. Мәктәп барлыгы 800 укучыга исәпләнгән. Югары сыйныфта укучы малайлар бу көнне военкоматта комиссиядә булганнар.
Беляевка авылында бу 3 катлы бердәнбер мәктәп була. Гадәттәш тыш вакыйга буенча РФнең җинаять кодексының 216нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Бу маддә иң күбе 7 елга кадәр хөкем итүне күздә тота. Шулай да тикшерү нигезендә бер төп сәбәп карала – бинаның тузганлыгы. Ул 1964 елда төзелгән. Беляевка фаҗигасе очраклы хәл булмый.
Гаеплеләргә җәза бирүне район башлыгыннан башлыйлар. Беляевка районы башлыгы һәм өлкә, район мәгариф министрлары отставкага китә, сыйныф җитәкчесе үзенә кул сала, мәктәп директоры эшеннән азат ителә. Кызлары һәлак булган 5 гаиләгә өлкә бюджетыннан 300-әр мең, ә җәрәхәтләнгән 3 кызга 100-әр мең рубль бирелде. 5 кызның икесе мөселман кызлары иде. Шагвалиева Гөлназ – районнан ерак түгел Женатал авылында, Зинира Искакова – Алабайтал исемле татар авылында җирләнде.
Алабайтал авылының 9 еллык мәктәп директоры Ильгиз Әхмәтҗәнов Зинираны искә алып: “Игелекле бала, һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә ашыга торган иде”, диде
Бу исәннәргә җансызлар шелтәсе һәм чиновникларның ялган доклад бәясе. Диварлар астында калучылар узган елны мәктәпне кабул итү акты имзаларын сызып ташлады.
Яңа төзелешнең бәясе 300 миллион рубль тирәсе, бинаны сафка бастыруда 14 төзелеш оешмасы катнаша. 10 ай эчендә иске мәктәп урынында яңа уку йорты сафка баса. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, әлеге мәктәп бинасы 100 ел торачак. Тантанага барлык чыгарылыш сыйныфлары чакырыла, ләкин алар арасында җимерекләр астында калучы 5 кыз гына булмый.
Аларны искә алган бер минутлык тынлык вакытында көчле давыл күтәрелде. Шушы бер минут эчендә өермә һавага күтәрелгәч, басып торучыларның карашлары да һавага юнәлде. Кемдер күз яшьләрен кояш күзлеге артында яшерергә тырышса, икенчеләре дәшмәде.
1 сентябрь көнне яңа парталар артына 555 укучы утырачак. Русиядә бу мәктәп кебек заманча технология белән эшләнгән һәм иң яхшы җиһазлар белән тәэмин ителгән мәктәпләр сирәк. Шулай да тантанага килүчеләрнең йөзендә шатлык күренмәде. Һаман күз алдында 10 ай элек булган мәхшәр көннәре торды.