Җиңел машиналар арасында Богырысланга беренче булып Аlattiyan Nasser (QAT) килде. Фиништан соң ул татарлар янына да килеп китте.
Йөк машиналары арасыннан “Камаз – Мастер” такымыннан Владимир Чагин икенче булса, Фирдәүс Кабиров дүртенче булды.
Җанатарлар шунда ук танылган автоузышчыларны ккаршы алып автографлар да ала башлады.
“Безнең 8 машинаның икесендә төркмән егетләре. Алар Ашгабадка уңышлы барып җитә алсалар – бу КАМАЗга реклам булачак”, диде Фирдәүс Кәбиров.
Раллида катнашучыларның иминлегенә җавап бирүче Булат Янборисов Оренбур җирлегендәге хәзерлекне югары бәяләде.
Спортчыларны аэропортта милли ризыклар белән өч милли үзәк тә каршы алды. Богырыслан татар иҗтимагый үзәге рәисе Хәмзә Гәзизов бу чарага бик җитди караган. Өстәлдә нинди генә татар халык ашлары юк иде, өстәвенә “Яшен” ансамбле башкаруында көне буе татар җырлары яңгырап торды. Автоузышчыларга бигрәк тә камыр ашлары ошады.
Ялдан соң, икенче көнне, раллида катнашучылар өлкәнең Богырыслан, Грачевка, Ташла районнарын үтеп , Оренбур өлкәсе чигеннән Җаекка таба юнәлде.