Иерусалем – Төркия Израил белән уртак хәрби күнегүләр үткәрүдән баш тарткан. Бу турыда якшәмбедә Израил хәрбиләренә таянып Ассошиэйтед пресс агентлыгы хәбәр итте.
Халыкара һава күнегүләре киләсе атнада башланасы иде. Хәбәрдә әйтелгәнчә, Төркия Израилнең анда катнашуына каршы чыккан.
Төркия озак вакыт Израил белән яхшы мөнәсәбәттә торган мөселман иле санала иде. Израилнең Газа сызыгында фәләстиннәр арасында күп санлы корбаннарга китергән соңгы гамәленнән соң, ике ил арасында мәнәсәбәтләр шактый суынды.