Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар Медведев карарына каршы


Казанга килер алдыннан Русия президенты Татарстанның күренекле университлары студентларын аптырашта калдырырлык карар чыгарды.

Шушы көннәрдә КДУ университетына ТДГПУ, Казан финанс-икътисад университетларын кушып, исемен Идел буе федераль университетына әйләндерү карары җәмәгатьчелек арасында шау-шу уятты. Әле бу университетлар исемлегенә Архитектура төзелеш университеты да өстәлергә мөмкин.

Карар чыккан көнне үк Интернет форумнарда, блок һәм төрле төркемнәрдә студентлар ризасызлыклары, курку, пошынуларын язды. Интернеттагы форумнарда Медведев килүгә урам җыеннары, каршылык чаралары үткәрү турында яздылар. Университет студентларының хәтта кесә телефоннарына да җыеннарга чакырган SMSлар килгән.

Ләкин җомга көнне, Баскет-хол янында моның өчен рөхсәт алмыйча җыелган дистәгә якын студентны милиция хезмәткәрләре тиз арада “тараткан”.

Аеруча Казан дәүләт һәм финанс-икътисад университеты студенлары бу кушылуга каршы. Җиңелрәк юл, ягъни түбәнрәк Бердәм Дәүләт имтиханы баллары белән керүчеләр дә безнең дәрәҗәдәге диплом алачакларын гадел түгел дип уйлый.

“Кайберәүләр азрак көч куеп, Педагогия университетына керде. Ә без Ульянов – Ленин исемендәге университетта укуыбыз белән горурланып йөри идек. Ә хәзер без дә, алар да бер үк диплоп алып чыгачакбыз, ди КДУ студенты Кадрия Хәсәнова.

Журналистлар белән очрашкач, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәләхов, беренче чиратта университет исемендә “Казан” сүзен калдырырга теләвен әйткән иде. Моның ничек хәл ителәчәге әлегә билгесез. Студентлар “Казан” сүзен ничек тә булса саклап калу ягында.

“Универсиада якынлашып килгәндә, Казан бөтен илгә танылды. Рубин белән Интр уены вакытында, уенчылар безгә килгәч, беренче чиратта Казан дәүләт университетын күрсәтүне сораган. “Казан” сүзе бетсә, бу таныклыгын югалтыр дим”, КДУ студенты Динар Вәлиев.

“Казан” сүзе үзе үк “татар” дигәнне аңлата иде. Ә ул бетерелгәч, минем уйлавымча, татар бүлекләрен кысарлар”, ди студент кыз.

Студентлар сүзләренчә, Казан дәүләт университеты мөгаллимнәре кушылудан, беръяктан, зур өметләр көтсә, икенче яктан, моны тулысы белән хупламый икән. Ә ТДГПУ ректор урынбасары киресендә, Идел буе университетына кушылу аларның университет дәрәҗәсен күтәрер дигән иде.

Ике гасырдан артык бай тарихы булган, Русиядә иң эре фәнни үзәкләрнең берсе саналган Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, кушылу нәтиҗәсендә тарих битләрендә генә калыр дип куркалар.

“Күп кеше булса, һәрберсе үз урынын табып бетерә алмас кебек. Сарык көтүе белән чагыштырыр ид е. Алар күп булса, буталып йөрер”, ди КДУ студенты.

Университетларның федераль үзәккә буйсынуы аларның эчке төзелешен, сәясәтен дә үзгәртер диләр. Ә үзгәрешләр кайсы якка булуы әлегә билгесез.

Укырга керү, тулай торак мәсәләләре дә кискенләшергә мөмкин диючеләр бар.

“Быел да КДУга югары баллары белән Чуашстан, Мари-Иле республикаларыннан килеп тулдылар. Университет Идел буе исемен алгач, бөтен Русиядән БДИ баллары югары булган абитуриентлар агылачак. Татарстанны кысрыклап чыгармаслар микән? Үзебезнең студентларны тулай торак белән тәэмин итү дә икенче планга күчер”, ди студентлар.

“Бик күп танылган кешеләр, яхшы белгечләр КДУны тәмамлаган һәм белемнәренең төплелеген дәлилләгән. Кушылудан соң университетның киләчәген берничек тә төгәл генә күз алдына китереп тә булмый”, ди КДУның Халыкара мөнәсәбәтләр бүлегендә укучы Эльвира Шакирова.
XS
SM
MD
LG