Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Рәхәт, яхшы яшәр өчен нәрсә кирәк?


- Рәхәт яшәр өчен иң беренче сәламәтлек, гаиләдә тынычлык кирәк. Мин лаеклы ялда, әмма эшлим. Акча җитәрлек булса, эшләмәс идем. Театрга 5 ел элек барган идем. Концертларга барган бар, ял йортына барганым юк. Лаеклы ялдагы кешегә айга 15 мең сум акча кирәк.

- Эшләгән кешегә рәхәт яшәр өчен 30 мең сум акча кирәк. Рәхәт яшим. Мин лаеклы ялда. Биектау районында умартачылык белән шөгыльләнәм. Һәр умартадан 20шәр килограмм бал алам.

- Саулык, яхшы эш, матурлык кирәк. Яшәр өчен ай саен 20-30 мең сум акча кирәк.

- Җан тынычлыгы булса, ай саен 100 мең сум акчаң, үзеңнең йортың, мунчаң, душ һәм 5-6 сутый бакчаң булса, рәхәт яшәп була.

- Бездә бит депутатларның, министрларның ай саен алган 150-200 мең сум акчасын эшче кешенең 5 мең сум хезмәт хакы белән кушып, бүләләр дә, уртача хезмәт хакы 18 мең сум килеп чыга. Мин 5-6 мең хезмәт хакы алып эшлим.

- Казанда яхшы ашап, киенеп яшәр өчен 20-30 мең сум акча җитәр, бәлки. Ә ял итәр өчен дә санасаң, барысы 50 мең сум акча кирәк. Минем Лондонга, шулай ук диңгез янына ялга барасым килә. Акча җиткереп булмый әлегә.

- Без быел үзебезнең машина белән Сочига бардык. Безнең гаиләдә 4 кеше. Гаиләбезгә ай саен 40 мең сум акча кереп торса, безгә яхшы яшәргә җитәр иде. Концерт, театрларга йөрмичә яшәп булмый, ул безнең рухи байлык.

- Җан тынычлыгы кирәк. Хезмәт хакым 40 мең сум, әмма 2 ел инде ял иткән юк.

- Бар нәрсәбез бар. Өем бар, эшем бар. Былтыр 700 мең сумлык машина алган идек.

- Мин зарланмыйм. Бәйрәмнәрдә кызыл уылдык өстәлгә куела.

- Адәм баласы яхшы яшәсен өчен иң мөһиме хөкүмәт халыкка багышланган, халыкны күздә тота торган социаль сәяcәтен алып барырга тиеш, шул вакытта халыкның бар проблемалары хәл ителә.

- Миңа Америкада яшәгән кызым ярдәм итә. Ул анда 5000 доллар хезмәт хакы алып эшли.
XS
SM
MD
LG