Быелгы фестиваль төбәкара буларак үтте. Самара өлкәсе Гали авылы, өлкәнең Александр районы Яфар авылы балалары бәйрәмдә беренче тапкыр катнаштылар. Балалар үзләренең сәхнә осталыкларын 5 сәгать буена күрсәтте. Иң ерак Яфар авылыннан 300 чакрымны үтеп килгән балалар оста биюләре, матур җырлары белән тамашачыларның күңелен яулады. Әсәкәй мәдәният йорты җитәкчесе Зәйтүнә Вәлишина бу фестивальне оештыручыларның берсе.
“Яфар авылы балалары фестивальнең иң зур бүләгенә лаеклы дип табылды. Бүләк – төсле телевизор булды. Бүләкне балаларга иганәче, өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутаты, Әсәкәй районының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдус Дәүләтов тапшырды.
5 номинацияле бәйгедә катнашкан балаларның яше 5тән алып 16 яшькәчә иде. 4 балалар бакчасы зур әзерлек белән катнашты.
Алар ел саен фойеда күргәзмә оештыралар. Татар халкының күңел бизәкләрен чигүгә салып сөлгеләр, кулъяулыклар эләләр. Аш күргәзмәсендә бакча хезмәткәрләре, балаларның әниләре пешергән татар халык ашлары: бәлеш, өчпочмаклары, кыстыбый, коймак, кош телләре барлык кунакларны да сыйларга җитте.
Район сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Нуриева үзенең укучылары белән бергә “Алтын көз” исемле рәсем күргәзмәсе белән фойены бизәде.
“Фестиваль географиясе киңәя бара. Ел саен монда яңадан-яңа авыллар тартыла. Халкыбыз алдында торган бурычыбыз – балаларда һәм аларның әти-әниләрендә татар рухын уятуны үтәргә тырышуыбыз бушка түгел”, ди Зәйтүнә Вәлишина.
Сәхнәдән балалар татарның мәртәбәле шагыйрьләре С. Хәким, Г. Рәхим, Р. Вәлиева әсәрләрен бик матур итеп сөйләделәр. Жюри рәисе – шагыйрә Резеда Вәлиева кулыннан алынган китаплар алу балалар күңелендә җуелмас истәлек булып калыр.
“Төрле номинацияләрдә беренчелекне яулаган балалар турында да әйтеп китәсе килә. Ул 3-нче балалар бакчасы “Көзге ярминкә күренеше” һәм “Көзге бизәкләр” дигән кулъяулыклар күргәзмәсе өчен. Самара өлкәсе Гали авылының кечкенә җырчысы Фаил Абдулов татар халык җыры “Утыр әле яннарыма” белән. Әсәкәй авылы биючесе Диана Байбикова татар кызлары биюе белән һ.б. Саный башласак бу исемлек бик зур булыр иде”, ди фестивальне оештыручы Зәйтүнә Вәлишина.
Әсәкәйгә кадәр шагыйрә Резеда Вәлиева Оренбурда булып китте. Иң элек шагыйрә шәһәрнең 38-нче санлы татар телен тирәнтен өйрәнүче балалар белән очрашты. Аннан Резеда Вәлиеваны Хөсәен Ямашев китапханәсендә татар җәмәгатьчелеге белән кызыклы очрашу көтте.
“Минем әтием Оренбур якларыннан. Шуңа күрә дә мин Оренбурга күптән барасым килгән иде”, дип сөйләде шагыйрә.
Оренбурлар шагыйрә Резеда Вәлиева иҗаты белән яхшы таныш. Шуңа күрә дә кичәдән соң бер ханым: “Аның бер “Сыер” шигыренә генә Тукай премиясе бирерлек”, диде.