1961 елда төзелгән, коммунистик Көнчыгыш Европа тирәсендәге Тимер Пәрдәне гәүдәләндергән Берлин дивары 28 ел буена Берлинны гына түгел, бар кыйтганы икегә бүлеп тора.
1989 елда иреклек җилләре бу диварны да какшата башлый. Польшада Солидарность хәрәкәте күтәрелә. Көнчыгыш Германиядә меңләгән кеше урамга чыгып сәяси иреклек таләп итә.
Шушы басым нәтиҗәсендә ГДР рәсмиләре чигенергә мәҗбүр була. 9 ноябрьдә алар Көнбатышка чыгу чикләүләренең көчтән чыгарылуы турында игълан итә.
Бу хәбәр таралуга диварның ике ягына да меңләгән кеше җыелып, диварның капкаларын ачарга таләп итә.
Төн уртасында рәсмиләр киртәне алганнан соң, халык Көнбатыш Берлинга агыла башлый. Көнбатыш берлинлылар аларны тәм-том, эчемлекләр белән каршы ала, банклар “хуш килдең” акчаларын өләшә.
Тагын бер елдан ике Германия берләшә. Ләкин бу берләшүнең никадәр сызлаулы булачагын ул чакта әле беркем дә белми. Урамнарда бәйрәм дәвам итә.
Тантана чаралары
Бүген Берлинда менә шул тарихи вакыйгаларны искә алу чаралары үтте. Тантаналарда 30лап илдән килгән элекке һәм хәзерге җитәкчеләр катнашты.
Германия канцлеры Ангела Меркель бәйрәм чараларын 20 ел элек оппозициянең җыелу урыны булган Гетсемани чиркәвендә башлап җибәрде.
Ангела ханым ГДРда үскән һәм 1989 елның 9 ноябрь төнендә үзе дә Көнбатыш Берлинга чыккан булган. Бүген ул элекке совет президенты Михаил Горбачев һәм Солидарность җитәкчесе Лех Валенса белән Борнһольмер күперенә барып, 20 ел элек узган капкадан кабат чыкты.
Горбачев, Валенса һәм ул чор диссидентларыннан тыш тантанада Британия премьер-министры Гордон Браун, Франция һәм Русия президентлары Николя Саркози һәм Дмитрий Медведев, Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон катнашты.
Төп чаралар Берлин диварының символы саналган Бранденбург капкасы янында үтте. Башта кунаклар шул капка аша чыкты.
Аннары Берлин диварының җимерү тамашасы күрсәтелде. Берлин диварын сүрәтләгән мең шакмак бер-берсенә авып домино шикелле ишелеп бетте.
Беренче шакмакны Польшаның Солидарность җитәкчесе Лех Валенса этеп җибәрде. 20 ел элек Көнчыгыш Европада инкыйлаблар чылбырын башлап җибәргән кеше буларак.
Диварның нинди булганын монда карап була: Deutsche Welle анимациясе