2024 елда миграция кагыйдәләрен бозган өчен Русиядән мәҗбүри рәвештә 80 меңнән артык чит ил ватандашын чыгарып җибәргәннәр. Бу хакта Русия мәхкәмә приставлары федераль хезмәтенә сылтама белән ТАСС җиткерә.
2023 елда Русиядән 60 төрле илгә барлыгы 44,2 мең чит ил ватандашы депортацияләнгән булган. 2022 елда — 47 дәүләткә 26,6 мең кеше.
Элегрәк Русия баш мәхкәмә приставы Дмитрий Аристов 2017 елдан 2022 елга кадәр илдән 200 меңнән артык мигрант депортацияләнде дип әйткән иде.
ТАСС хәбәрендә әйтелгәнчә, узган ел Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән 23 мең мигрантны депортацияләгәннәр. Аларны илгә керү һәм яшәү кагыйдәләрен бозуда гаепле дип тапканнар һәм биш ел буе алар Русиягә керә алмаячак.
Моңа кадәр бер ел эчендә Татарстанның мәхкәмә приставлары Русиядән 1740 канунсыз мигрантны депортацияләгән, дип хәбәр ителгән иде.
- "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды.
- Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, узган елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" - тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
- Аларның нәтиҗәсендә Русиядән чит ил ватандашларын административ депортацияләү турындагы карарлар аннан алдагы елның шул ук чор белән чагыштырганда 53,2 процентка арткан.
- Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
- Шул ук вакытта Былтыр Русиягә килгән мигрантларның саны соңгы ун ел эчендә иң азы булган.
- "Агентство" исәпләп чыгарганча, мигрантларга эшләүдә чикләүләрне Русия төбәкләренең өчтән берендә керткәннәр, алар арасында аннексияләнгән Кырым да бар.
- Былтыр 22 июльдә ЛДПР депутатлары Думага яңа канун өлгесе кертте. Анда урыс телен белү турындагы сертификатлары гамәлгә яраксыз дип табылган чит ил ватандашларын илдән депортацияләү тәкъдим ителә.
- Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.
- 11 декабрьдә Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум