Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп сайлауда җиңүе расланганнан соң беренче матбугат очрашуын уздырды


Дональд Трамп Мар-а-Лагода матбугат очрашуында. АКШ, Флорида, 7 гыйнвар, 2024 ел
Дональд Трамп Мар-а-Лагода матбугат очрашуында. АКШ, Флорида, 7 гыйнвар, 2024 ел

Аерым алганда Трамп үз чыгышында АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны Украина тирәсендәге сәясәте өчен тәнкыйтьләде.

Сишәмбе, 7 гыйнварда АКШның яңа сайланган президенты Дональд Трамп Флоридадагы үзенең Мар-а-Лаго сараенда журналистлар каршында чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны Украина тирәсендәге сәясәте өчен тәнкыйтьләде. Байден чорында Киевның НАТОга керү ихтималы турындагы сөйләшүләрдә Ак йорт күп хаталар ясады, диде.

Трамп фикеренчә, Русиянең Украинага һөҗүменә Байден хакимияте этәргеч булган булуы бар, чөнки Кремль Вашингтонның бу мәсьәләдә хәрәкәт итәргә сәләтле булмавын күргән. Трамп үзенең президентлык мөддәте низаглар белән колачлаган дөньяда башланачагын искәртте.

Шулай ук ул Русиянең Украинага каршы сугышы алга таба киеренкеләшергә мөмкин дип борчу белдерде. Низаг "хәзергегә караганда күпкә начаррак булырга мөмкин", дип саный ул. Трамп әлеге сугыш "булмаска тиеш иде", президент булсам "бу беркайчан булмас иде", дип тә белдерде.

Русия президенты белән очрашу ихтималы турындагы сорауга җавап биреп Трамп: "Моны әйтә алмыйм, әмма шуны беләм – Путин күрешергә теләр иде", дигән.

Декабрь ахырында Кремль сүзчесе Дмитрий Песков "АКШ һәм Русия президентларының очрашуы өчен әлегә алшартлар юк", дип белдергән иде.

Сайлау алды кампаниясе барышында Трамп нечкәлекләр китерми генә әгәр президент булып сайланса, Русиянең Украинага каршы сугышын 24 сәгать эчендә бетерәчәген әйтеп килде. Флоридадагы матбугат очрашуында Трамп ике ил арасындагы хәрби хәрәкәтләрне ярты ел эчендә бетерергә өметләнүен белдерде.

"Бәлки иртәрәк. Русия бик күп яшь ирләрен югалта, Украина да шулай ук. Бу бөтенләй башланырга тиеш түгел иде. Мондый сугыш бөтенләй булырга тиеш түгел иде", диде АКШның яңа сайланган президенты.

Трамп үзенең максатына – Панама каналын АКШ контроленә кайтаруга һәм Дания идарәсе астындагы Гренландияне сатып алуга ирешү өчен хәрби һәм икътисади чаралар да күрелергә мөмкин булуын инкарь итми.

Матбугат очрашуында Трамптан Панама белән Гренландиягә басымнан баш тартырга әзер булып-булмавын сорадылар. "Юк, мондый гарантияләр бирә алмыйм. Бер генә әйбер әйтә алам: икътисади иминлек өчен безгә бу җирләр кирәк", диде ул.

Аның әйтүенчә, Дания "ирекле дөнья"ны шул исәптән Кытай һәм Русия көймәләреннән дә саклау өчен Дания үзенең утравын Вашингтонга бирергә тиеш.

Трамп Мексика култыгын Америка култыгы дип үзгәртергә вәгъдә итте, Мексикадан һәм Канададан импортка зур салымнар кертергә ниятләвен кабатлады.

  • Дональд Трамп АКШ президенты вазифасына 20 гыйнвар көнне керешәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG