Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакерлар Росреестрны җимерүләрен белдереп, русияләрнең исемнәрен һәм адресларын чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Росреестр үзе исә мәгълүматларның читкә таралуын расламады.

Silent Crow хакерлар төркеме Русиянең дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтен (Росреестр) җимерүе турында хәбәр итте һәм белешмәләр базасының бер өлешен чыгарды.

Хакерларның һөҗүме турында беренче булып "Утечки информации" Telegram-каналы язды.

Канал мәгълүматынча, хакерлар кулга төшергән базада ике миллиард юл булган, ә халыкка чыгарылган өлешендә 82 мең юл бар, анда русияләрнең исемнәре, туган көннәре, адреслары, телефоннары, пенсия иминиятләштерүе хисапларының (СНИЛС) номерлары, шулай ук Росреестрдагы ID-лары күренә.Бу белешмәләр 2024 елның мартында әле дөрес булган дип ышандыралар.

Декабрь ае ахырында ясалган Silent Crow исемле аноним Telegram-каналда 6 гыйнварда пост чыккан. Анда да хакерларның Росреестр базасын җимерүе турында әйтелә.

— Безгә җавап бирергә тырышмакчы булганнарга башта ишекләрен, тәрәзәләрен һәм аеруча иске йозакларын тикшерергә киңәш итәбез. Росреестр — зур дәүләт оешмаларының санаулы көннәр эчендә түбән төшәргә мөмкин булуына ачык мисал булды. Аларның белешмәләре нык саклана кебек тоелса да, нәтиҗәдә безнең коллекциягә эләкте, — дип яза алар.

Журналист Андрей Захаров нинди белешмәләрнең таралуы аңлашылып бетми, дип искәртә. Хакерлар чыгарган өлештә күчемсез милек объектларының кадастр номерлары юк, шуңа аларны хуҗалары белән чагыштырып карап булмый. Журналист фаразынча, базаны чыгарган вакытта һакерлар кадастр номерларын кисеп ташлаган булырга мөмкин.

"Агентство" басмасы очраклы гына 15 юлдагы белешмәләрне сайлап алган һәм биредә исемнәре күрсәтелгән кешеләрнең чын булуын ачыклаган.

Росреестрда мәгълүматларның таралуын расламадылар. "Хәзерге вакытта кайбер Telegram-каналларда чыккан мәгълүматны өстәмә тикшерү уздырыла", диелә хәбәрдә.

Журналистлар һәм бәйсез тикшерүчеләр Росреестрны еш кулланды, алар түрәләрнең күчемсез милек турындагы мәгълүматны шуның аша тапты. Алган хезмәт хаклары белән чагыштырганда күпкә кыйбатрак булган торакларның алынуын фаш итте. Росреестр белешмәләре нигезендә Коррупциягә каршы көрәш фонды һәм Навальный такымы да күп кенә тикшеренүләр уздырды. Бу тикшеренүләр халыкка чыкканнан соң, түрәләрнең һәм аларның тугыннарының исемнәре Росреестрда яшерелде яки сөртелде.

2023 елның мартында Росреестр күчемсез милек объектларының хуҗалары турындагы мәгълүматны ябып куйды. Моны оешма 2022 елның июлендә кабул ителгән шәхси белешмәләр турындагы канунга ярашлы эшләде. Хәзер милек хуҗасы турында бары тик аның рөхсәте булса гына белергә мөмкин.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән бирле аерым алганда Кремль, Русия думасы сайты, саклану министрлыгы, Җәзаларны үтәү федераль хезмәте, Росстат сайтлары, шулай ук ТАСС дәүләт мәгълүмат агентлыгының, "Известия" басмасының сайтлары хакерлар һөҗүменә дучар булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG