Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: 2024 елда украин дроннары Русиядәге нефть эшкәртү һәм саклау ширкәтләренә 81 тапкыр һөҗүм иткән


Клинцы шәһәрендәге нефть ныгытмасында янгын. Гыйнвар 2024 ел
Клинцы шәһәрендәге нефть ныгытмасында янгын. Гыйнвар 2024 ел

Һөҗүмнәр ешрак Русия көньягындагы нефть объектларына ясалган.

Узган ел Украинаның пилотсыз очкычлары Русиядәге һәм басып алынган украин җирләрендәге нефть эшкәртүче ширкәтләргә һәм ягулык саклагычларына кимендә 81 тапкыр һөҗүм иткән. Моны ВВС-ның урыс хезмәте исәпләп чыгарган.

Һөҗүмнәр ешрак Русиянең көньягындагы нефть объектларына юнәлтелгән булган. Һөҗүмнәрнең 20ләп проценты Краснодар, сигезе — Ростов, алтысы — Белгород, бишәр проценты Орел һәм Волгоград өлкәләренә булган.

2024 елда нефть эшкәртү ширкәтләренә кимендә 31 һөҗүм ясалган. Шулар нәтиҗәсендә кайбер корылмаларны хакимият озак вакыт кына төзәтергә мәҗбүр булды.

Елның икенче яртысында мондый һөҗүмнәрнең саны кисәк кимегән, аеруча сентябрьдә һәм октябрьдә.

2024 елның мартында Financial Times АКШ хакимиятләре Украинаны Русиянең энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәрне туктатырга чакырган, дип язган иде. Моны АКШ хакимиятләренең дөньяда нефтька бәяләр артыр дип борчылуы һәм Мәскәүнең һөҗүмнәргә җавабы була ала дип сагаюы белән аңлаттылар.

ВВС-ның украин хезмәте искәртүенчә, Русия контролендәге нефть эшкәртү ширкәтләренә һәм ягулык саклагычларына һөҗүмнәр илдә бензин белән дизель җитештерүнең кимүенә, ягулыкка бәяләр артуына китергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG