Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Корбан бәйрәме


Кол Шәрифтә Гает намазы соңга калынып укылды.
Кол Шәрифтә Гает намазы соңга калынып укылды.

Кол Шәрифтә Гает намазы соңга калынып укылды. Ә урыннарны исә иртәнге биштә ук алып куйган кешеләр дә бар иде.

Татарстанның төп мәчете саналучы Кол Шәриф мәчетендә Корбан гаете намазы башка мәчетләрдән бер сәгатькә соңга калып укылды. Бу инде икенче ел шулай дәвам итә. "ТНВ телеканалын караучылар мәчетләрдән кайтып экран янына утырырга, дини тапшыруны карарга өлгерсен өчен шулай эшләнелә", "Азатлыкка" мәчеттә гает бәйрәмен оештыручы Зәфәр Галиуллин сөйләде. Барысы да шәригатьчә, диде ул.

Иртәдән урын алып куйганнар
Казан кирмәне эчендә гает намазы унынчы яртыда башланды. Ә аңарчы бәйрәм вәгазен тыңладылар. Мәчет эченә кеше сыеп бетә алмады. Урыннарны инде иртәнге биштә ук алып куйган булганнар. Шунда ук иртәнге намаз да укыганнар. Дини темаларга вәгазьләр, догалар тыңлап көтеп утырганнар.

Татартеллесе дә, урыстеллесе дә татарча тыңлады
Мәчеткә килүчеләр арасында яшьләр күпчелек иде. Казанның башка кеше күп туплана торган урыннарыннан аермалы буларак, аларның шактые татарча белә иде. Белмәүчеләр дә бар. Алары инде Татарстан башкаласында яки читтәге шәһәрләрдә туып үскән егетләр. Шулай ук Үзәк Азия илләрендә туып үскән татарлар һәм үзбәкләр, таҗиклар үзләре дә шактый иде. Барысы да вәгазьне татарча тыңлады.

Һәр гаиләгә тынычлык теләп
Мөфти Госман хәзрәт Исхакый Татарстан мөселманнары диния нәзарәте исеменнән халыкны бөек бәйрәм - Корбан гаете белән тәбрик итте. “Күңелләрегездәге иман нуры бервакытта да сүнмәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар насыйп булсын!” дип теләде ул.

Шәймиев нәрсәгә ышана?
Татарстан мөселманнары җитәкчесе Миңтимер Шәймиевнең телеграммасын да укыды. Анда: “Татарстанның Ислам мәгърифәте идеяләренә тугрылыклы мөселман өммәте киләчәктә дә тәкъвалыкның һәм гражданлыкның лаеклы үрнәге булыр, җәмгыятьтә игелек һәм гаделлекне ишәйтү өчен зур тырышлык куяр дип ышанам”, - диелә. Республика президент үзе идарә иткән җирлекне “ югары толерантлык һәм нәтиҗәле этноконфессиональ хезмәттәшлек өлгесе” дип саный.

Гадәти мәчетләр янында сугым
“Казан нуры”, “Болгар”, “Мәрҗани” кебек мәчетләр янында корбанлык сарык сату һәм мал чалулар оештырылган иде. Алар янында койрык астында май йөртә торган куй сарыкларын сатучылар да күренде. Аларын Оренбур, Самара кебек өлкәләрдән китергәннәр. Бәрәннәр бәясе өч мең ярым сумнан башланды. Сатып алучылар һәм сугымчылар исә, пычрак булгач һәм кар булмагач, терлекне чалу һәм түшкәсен тунау, итен бүлгәләү уңайсыз, дип зарланды. Йола буенча ит өч тигез өлешкә бүленә. Берсе суючыга ашамлык, берсе туганнарга күчтәнәч, ә берсе ят кешеләргә хәер итеп кулланыла.

Бәйрәм өч көн
Чаралар шулай ук УНИКС, Корстон кебек ял үзәкләрендә дәвам итәчәк. Алары мәдәни программалар итеп оештырыла. Әйтик Йосыф кыйссасы да халыкка күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG