Русия эчке эшләр министрлыгы Татарстаннан милли һәм экоактивист, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Юлия Фәйзрахманованы эзләүгә биргән. Үзен җинаять маддәсе нигезендә эзләүләре турында ул Русия консуллыгы чит ил паспортын озайтудан баш тартканнан соң белеп алган. Бу хакта Activatica хәбәр итә.
Фәйзрахманова үзен Украинаны хуплавы, шул исәптән Европарламентта Украина кораллы көчләрен хупларга чакырып татарларга мөрәҗәгать итүе өчен "экстремизм" маддәсе нигезендә эзәрлеклиләр дип фаразлый.
Былтыр 18 октябрьдә активистның Питрәч районындагы фатирында һәм Казанда әти-әнисе яши торган фатирда тентүләр узган иде. Фәйзрахмановага "террорчылыкны аклау" (Русия Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 1 өлеше) җинаять эше ачылган. Тентү карарының күчерелмәсен дә, башка документларны да әти-әнисенә бирмәгәннәр. Питрәч районындагы фатирында тентү Фәйзрахманова булмаган килеш үткәрелгән.
Элегрәк куәт оешмалары белән бәйле Telegram-каналлар Юлия Фәйзрахманованы Төркиядән экстрадацияләргә ниятләүләре турында да язган иде. Моңа активистның Брүсселдә Пост Русия ирекле халыклары форумы җыенында чыгыш ясап, Украинаны хуплавы, Украина кораллы көчләре ягында сугышучы татар батальоны төзергә тәкъдим итүе сәбәпче булган диелде.
Activatica язуынча, Юлия "чит ил ватандашы паспорты" алмакчы була, бу документ шәхесне раслый һәм башка илләргә сәяхәт итү хокукы бирә.
"Җинаять эше ачканнар икән, димәк бөтенесен дә дөрес эшләгәнмен. Үз карашларымны белдереп тә, балаларны алып китеп тә. Бу минем өчен тискәре нәтиҗәләр китерергә мөмкин, әмма йортлары бомбага тотыла торган, якыннары үтерелә торган украиннарга күпкә авыррак. Без түзәрбез. Ә Путин һәм аның империясе тарихка китәчәк", дип фикер белдергән Фәйзрахманова.
- 2022 елның 18 мартында журналист һәм экология активисты Юлия Фәйзрахманова Казаннан Төркиягә күчеп китте. Хәзер инде ул моны гомерлеккә китү дип саный. 2023 елда Казанның куәт оешмалары вәкилләре аңа "террорчылыкны аклау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.
- Соңгы ел ярымын Төркиядә яшәгән Фәйзрахманова бу хәлдән соң Төркиядән китәргә мәҗбүр була. Хәзер ул Балкан илләренең берсенә күченде. Кайсы илдә яшәвен журналист төгәл әйтмәүне хуп күрә. Аның Русиягә кире кайтасы килми — элекке көрәштәшләре һәм якын кешеләре белән элемтәләре өзелгән, хәзер алар аны "украин бандерачысы" дип атый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум