Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирә ярминкәсендә татар китаплары


Дамир Шакиров
Дамир Шакиров

Мисырның Каһирә шәһәрендә 42-нче халыкара китап күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә-ярминкәгә Русияне дәрәҗәле кунак итеп чакырганнар. Халыкара күргәзмәдә татар китаплары да тәкъдим ителәчәк.

“Татарстан” китап нәшрияты баш мөхәррире Дамир Шакиров халыкара китап күргәзмәсендә Мәскәү игътибарын татарга юнәлтә дип саный. Ярминкә барышында “Габдулла Тукайның төрки әдәбиятка йогынтысы”, “Татар шамаилләре: образ һәм сүз” дигән темаларга түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Тукайга багышланган сөйләшү шагыйрьнең тууына 125 ел тулуга багышлана.

Күргәзмәдә “Татарстан”, “Мәгариф”, “Яңалиф”, “Заман”, “Рух” һәм башка китап нәшриятләренең вәкилләре, язучылардан Разил Вәлиев, Равил Бохараев, язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Салават Юзиев, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов Каһирәгә барырга җыена.

“Русиядә, Татарстанда китаплар басылып тора. Без китап бастыру эшендә бер илдән дә ким түгел”, ди Дамир Шакиров.

Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов сүзләренчә, 1000 еллык тарихы булган әдәбиятның китапларын бөтен дөньяга чыгарып була. Күргәзмәдә татар китапларына кызыксыну булырга тиеш. Тукайның урыс-татар телләрендә яңа басылган сайланма әсәрләр китабы ярминкәдә тәкъдим дә ителәчәк икән.

Халыкара китап күргәзмәсе 28 гыйнварда башланып 10 февральдә тәмамлана. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар җырчылары катнашлыгында Каһирә опера һәм балет театрында концерт та оештырыла.
XS
SM
MD
LG