Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның “Хөсәения” мәдрәсәсендә Гаилә көне үтте


Бәйрәмдә 9 мөселман гаиләсе катнашты. Бу төрле милләт гаиләләрен - мәдрәсәдә белем алу берләштерә.

Мөселман гаиләсе бәйрәме – 2010 ел башында мәдрәсәдә үткәрелгән кичәләрнең иң зурысы санала. Әлеге кичәнең үзенчәлеге дә шунда: бәйрәмдә катнашучы гаилә әгъзаларының яшенә карамастан, барысы да диярлек, мәдрәсәнең төрле бүлекләрендә дини белем ала.

Катнашучыларның күпчелеге татар гаиләләреннән иде: Фәйзуллиннар, Әхмәтшиннар, Шәриповлар, Мәнгушевлар, Амановлар.

Үзәк мәчете каршында “Адәм белән Һава” клубы эшләп килә. Аның рәисе Мәрвәр абыстай мөселман яшьләренә бер-берсен танып, гаилә корырга ярдәм итә. Инде таныштыру үзәгендә туй мәҗлесе үткәргән беренче гаилә дә барлыкка килгән.


“Әлеге гаиләләр тормышта милләтебезгә үрнәк булып тора. Буыннан буынга бу гаиләләрдә ислам диненең җебе өзелми, әби-бабалары намаз укыган, инде хәзер аларның балалары, оныклары намазга баскан. Алар үзләренең матур киемнәрендә килде, гаиләләрендә яратып ашаган азыкларын кунакларны сыйларга дип алып килгәннәр. Изге максатыбыз – мөселман гаиләсендә балаларга дөрес тәрбия бирү. Бүген сүз шул хакта барыр”, дип сүзен тәмамлады Мәрвәр абыстай.

Әлеге кичәгә килүчеләрне Оренбур өлкәсе мөселманнары мөфтие Габделбарый хәзрәт Хәйруллин сәламләде. “Ислам динендә гаиләгә зур игътибар бирелә. Бу безнең беренче җыелышыбыз. Иң беренче – һәрбер гаиләдә Пәйгамбәребезнең үрнәге булырга тиеш”, диде ул.


Шуны да әйтергә кирәктер, шәһәрдә биш мәчет эшләп килә. Ә менә “Хөсәения” мәчете каршында 3-4 яшьлек сабыйлар өчен төркем дә ачканнар. Кичәне шул төркемгә йөрүче сабыйларның сүрә укулары белән ачып җибәрделәр.

Рәйсә Аманова бәйрәмгә кызы һәм ике оныгы белән килгән. Ике ел элек кызы белән хаҗда булып кайткан.

“Хөсәения” мәдрәсәсенә укырга кергәндә миңа 65 яшь иде. Укыйм дип күңелем белән килдем. Дүрт ел читтән торып укыдым. Монда килгән кеше тугры юлга баса дип, кызымны да укырга алып килдем. Ул мәдрәсәнең кичке бүлеген тәмамлады. Ул укып бетергәч, инде ике оныгыма да чират җитте. Аларның берсе 4 сыйныфта, икенчесе 5 сыйныфта укып йөри.


Үзем тумышым белән Каргалыдан, Хаялиннар Кашаевлар нәселеннән. Безнең нәсел гыйлем ягыннан көчле булган. Кеше күңеленә килсә, үзеннән үзе бара икән ул. Укый башлагач, шулкадәр хаҗга барасым килде һәм менә анда барырга да насыйп булды. Туры юлда йөреп, ислам динен аңларга насыйп итсен”, дип сүзен тәмамлады хаҗия Рәйсә апа.

Шулай итеп, бәйрәмгә килүче һәрбер гаилә үзе белән таныштырды, кунакларны үзләре пешергән татлы ризыклар белән сыйлады, төрле ярышларда катнашты. “Әлеге “Хөсәения” мәдрәсәсе каршында үткәрелгән мөселман гаиләсе көне бәйрәме беренче булса да, соңгысы булмас. Инде киләсе очрашуга башка мөселман гаиләләрен чакырырбыз”, диделәр оештыручылар.

XS
SM
MD
LG