Ерак Шәрыкның урманлы, кыялы Сихотэ-Алинь таулары, Татар бугазы ярларына - Хабаровски төбәгенә татарлар башка халыклар белән бергә һәрвакыт меңәрләп килеп торган. Хәзер инде алар үзләре дә, үсеп җиткән яңа буын вәкилләре дә Ерак Шәрыкны үз илләре дип таный.
Ни кызганыч, Хабаровски краенда яшәүче 13 меңгә якын татар-башкорт халкының әле булса, туган телдә газет-журналлар чыгару, теле-радио тапшырулар оештырырга көчләре җитми. Хәер, аларның күпчелегенә татарча газет-журнал, китап кирәкми дә. Барыбер укый алмыйлар.
Шулай да, соңгы елларда милли яңарыш сизелә. Милләттәшләребез край үзәге Хабаровски һәм Амурдагы Комсомольски шәһәрләрендә Сабантуен үткәрергә мөмкинлек таба. Монда татарлар өчен махсус бина, мәчет булмаса да, Хабаровски һәм Амурдагы Комсомольски шәһәрләрендә рәсми теркәлгән милли-мәдәни җәмгыятьләр бар.
Март уртасында Амурдагы Комсомольски шәһәре татарлары «Сабантуй» мәдәни үзәге төзелүгә 12 ел тулуны билгеләп үтелде. Бәйрәм шәһәрнең Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханәсе бинасында узды. Тантанага 100дән артык кеше җыелды.
Бәйрәмне үзәк җитәкчесе һәм күп еллар Комсомольскида милли тормышка җан өрергә тырышып йөрүче Рөстәм Абдуллин ачып җибәрде. Тантанада катнашучыларның барсын да бәйрәм белән котлап, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләр һәм телебезне саклап калу эшендә зур уңышлар теләде ул.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Сахалин утравы һәм Хабаровски шәһәреннән дә кунаклар килде. Көньяк-Сахалин шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Хәлим Сәмирханов үзенең чыгышында болай диде:
"Мин чын күңелемнән Комсомольски татарларын бу көн белән котлыйм. Шуны да өстәп әйтәсем килә, үзәк тарафыннан бик күп эшләр башкарылган. Миңа калса, сез моның белән генә туктап калмассыз".
Сахалин кунаклары Вәсилә Хуҗина, Галия Гыйниятова, Венера Фәррәховалар Рөстәм Абдулинга үзләре пешереп алып килгән чәкчәк һәм Дуслык агачы бүләк итте.
Шулай ук котлауларга Хабаровски шәһәре милли-мәдәни мохтарияте рәисе Сәрвәр Туктаров та кушылды. Ул да Комсомольски шәһәре милли үзәгенә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Соңыннан Комсомольски татар яшьләре бүлеге җитәкчесе Тимур Сафин, Приморье крае автономиясенең Амурдагы Комсомольски шәһәре татарларының «Сабантуй» мәдәни үзәге адресына юлланган котлау хатын укыды.
Чараның тантаналы өлеше тәмамлангач, җыелган халыкка махсус зур экранда Казан турында видеофильм күрсәтелде. Виртуаль сәяхәттән соң Сахалин, Хабаровски кунаклары һәм Комсомольски татарлары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булды. Залда милли моң, көй агылды һәм җыелган халык аларны көчле алкышларга күмде.
Иң дулкынландырганы - 2нче сыйныф укучысы Дамир Абдуллин чыгышы булды. Ул татарча Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен укыды.
Соңрак бәйрәм милли ризыклар тезелгән табын янына күчте. Уңган апалар өйләреннән чәкчәк, гөбәдия, бәлеш һәм башка милли ризыклар пешереп алып килгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар бергәләп кайнап торган самовардан тәмләп чәй эчте, гармунда уйнап, туйганчы җырлап, биеп бик озак күңел ачтылар.
«Кичә искиткеч матур үтте. Чираттагы бәйрәм тәмамланды, ә «Сабантуй»ның эше дәвам итә», ди Амурдагы Комсомольски шәһәре милли үзәк вәкилләре.