Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсәкәй районында Нәүрүз бәйрәме үтте


Быел да Нәүрүз бәйрәмен Әсәкәй районының “Чишмә” халык ансамбле оештырды. Елдагыча бәйрәм район мәдәният йорты сәхнәсендә үтеп, “Туган тел” клубында дәвам итте.

Башка районнар белән чагыштырмача табигать Әсәкәй районында соң уяна . Бу вакытта урамнарда елгалар акса да, тауларда әле кар ята. Шулай да бу төбәктә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтми калмыйлар.

“Чишмә” фольклор халык ансамбле белән Зәйтүнә Вәлишина 30 елдан артык җитәкчелек итә.

“Без татар халкының бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен яшьләребезгә, балаларга күрсәтәсебез килә. Боларны шул максаттан чыгып эшлибез дә инде һәм Нәүрүз бәйрәме шундыйларның берсе. Безнең коллективта болай яшьләр күп, ә мәктәпне тәмамлагач яшьләр укырга керә, эшкә китә.


Менә шул вакытта аларга алмашка яңа балалар килә дә инде. 3-4 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр балалар безнең белән чыгышлап ясап, җырлап-биеп йөриләр дә, аннан без аларны мактау хатлары, бүләкләр тапшырып тормыш юлына озатабыз.

Эшебезне күрә беләләр. 2008 елда Оренбур безгә киемнәр тектерер өчен акча да бүлеп бирде, киемнәр белән бергә Татарстаннан читекләр дә тектердек.

Татар халкы яшәсен, телебез бетмәсен. Балаларыбыз гореф-гадәтләребезне онытмыйча, буыннан-буынга гасырларга илтсен иде”, ди “Чишмә” фольклор халык ансамбле җитәкчесе Зәйтүнә Вәлишина.


Нәүрүз бәйрәме җыр-бию белән үрелеп барды. Нәүрүз бикә (коллективның сәнгать җитәкчесе Гүзәл Кәлимуллина) һәрбер чыгыш ясаган кешене бүләксез калдырмады. 2 сәгатьлек бәйрәм тамашасы караган әсәкәйләргә тагы бер кат рәхмәт әйтеп, туган телебезне, гореф-гадәтләрне онытмаска өндәде.

Бәйрәмнең икенче бүлеген “Туган тел” клубы әгъзалары чәй өстәле артында дәвам итте. Анда балаларга Нәүрүз бәйрәменең тарихы турында сөйләделәр, викторина, күңелле ярышлар үтте.

“Туган тел” клубы күп еллар дәвамында мәдәният йорты каршында эшләп килә , аның әгъзалары “Чишмә” фольклор ансамбле белән бергә татар мәдәнияте тарихын өйрәнә. Әлеге клуб балаларга туган телне, гореф-гадәтләрне өйрәнү максатыннан оештырылган.

Моңа кадәр Нәүрүз бәйрәме Әсәкәйнең үзендә генә үткән булса, бу юлы яз бәйрәмен беренче тапкыр районның Солтангол авылында да билгеләп үттеләр.

XS
SM
MD
LG