Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов ярым шаярып: “Җитте шундый заманалар, Европада да Нәүрүз бәйрәмен үткәрә башладылар бит”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Парижда меңъярым кеше сыя торган зал шыгрым тулы булган, аягүрә басып та караганнар.
Бу чарада Русиядән Татарстан һәм Башкортстан сәнгатькәрләре катнашкан. Казаннан ансамбльнең бер өлеше барса, Уфадан курайчы һәм җырчы булган.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле бу тантаналы концертны үзенең чыгышы белән ачып җибәргән. Алар “Казан сөлгесе” биюен башкарганнар. Чараны ябуны да аларга ышанып тапшырганнар. Татар биюләре дисбесе (попури) күрсәткәннәр.
“Бу кичә барышында Нәүрүз бәйрәмендә уйнала торган уеннарда безнең ансамбль егетләре дә катнашты. Татар халкы уеннарыннан өзекләр дә күрсәтелде. Татарда Нәүрүз бәйрәме башка төрки халыклар белән чагыштырганда алай ук зур итеп үткәрелми. Без аны төрле фестивальләрдә катнашканда бик зурлап үткәргәннәрен күрәбез. Мисал өчен, Төркиядә һәм башка төрки илләрдә булганда су аркылы һәм ут аркылы сикерүләрен күргәнебез бар. Менә шундый уеннарның кайбер өлешләрен без төрекләр, азәрбайҗаннар һәм гагаузлар белән бергә катнашып уйнадык”, ди Айрат Хәмитов.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең башкару осталыгы бик югары булганга һәм бию-җырларда халык иҗаты, аның рухын бигрәк тә мул чагылдырганга Нәүрүзне Европага тәкъдим итүнең иң җаваплы өлешен аларга тапшырганнар.
Узган елның 30 сентябрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә узган чара вакытында рухи мирасны саклау хөкүмәтара комитеты Нәүрүзне ЮНЕСКО исемлегенә кертү карары чыгарды. Бу комитетка 24 ил керә. Ә 2010 елның 23 феврале көнне БМО Генераль Ассамблеясенең 64че сессиясе уртак фикергә килеп “Халыкара Нәүрүз көне” резолюциясен кабул итте.
Аның нигезендә 21 март Нәүрүз көне дип игълан ителә. Бу бәйрәмне үткәрүче дәүләтләрнең Нәүрүзгә караган мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап үстерү тырышлыгы хупланачак. Нәүрүз турында мәгълүмат тарату, ел саен бу бәйрәмне үткәрү кирәклеге дә әйтелә.