Берничә ел элек Казанның мәдәният һәм сәнгать университеты каршында Марсель Сәлимҗанов белән Фәрит Бикчәнтаев татар драма театрларына режиссёрлар кирәклеген истә тотып, беренче тапкыр режиссёрлар бүлеген ачуга ирешәләр.
Инде хәзер беренче чыгарылыш белгечләре сәхнәдә имтихан тота. Аларның берсе - яшь режиссёр Рамил Гәрәев Оренбур татар драма театрында курсташы Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган “Гармун” спектаклен сәхнәләштерде.
“Миңа гармунның кеше күңелен ничек итеп ача алуы кызык булды. Артистлар белән эшләү минем өчен бәхет тә, зур мәктәп тә булды. Бу минем беренче тәҗрибәм түгел. Моңарчы диплом алды эше дә булды. Ул Казандагы Камал театрында куелган “Мин ышанам” дигән спектакль иде.
Мин үзем Казанда туган шәһәр егете. Иң элек актёрлар бүлегендә укыдым, аннан режиссёрлар бүлегенә укырга кердем. Инде хәзер профессиональ татар драма театрлары өчен 6 режиссёр укып чыгабыз, университетта бу әлегә беренче тәҗрибә. Укулар ГИТИСның системасы буенча барды. Курсташларым диплом эше спектакльләрен Уфада, Минзәләдә, Әлмәттә куялар.
Оренбур татар театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев белән танышу – минем өчен зур бәхет булды. Әлеге спектакльне сайлау да – безнең уртак карарыбыз булды. Ә инде эш мәсьәләсенә килгәндә, алтыбыз арасыннан бары тик Дамир Самирханов кына Минзәлә театрына баш режиссёр булып эшкә барачак. Ә калганнарның эш урыннары әлегә билгесез” , диде яшь режиссёр Рамил Гәрәев.
Шулай итеп, күп еллар буе көтеп алган татар театрларына профессиональ режиссёрлар кирәкме – юкмы? Кирәк булса, калган 5 режиссёр татар театрларына эшкә чакыру алырмы? Сораулар күп.
Ә инде “Гармун” пьесасы авторын да, яшь режиссёрны да хәзерге болганчык замана алдында килеп туган катлаулы проблемалар борчый. “Гармун” спектакле тамашачылар игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтә дә инде. Спектакльнең премьерасы 23 апрельдә тәкъдим ителәчәк.