Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Польша халкы, без синең белән!”


Польша халкының авыр хәсрәтен уртаклашып, Татар конгрессы Польшадагы татар оешмаларына хатлар җибәрсә, “Азатлык” татар яшьләре берлеге Бауман урамында кайгы уртаклашу җыены үткәрде. Польша татарлары берлеге җитәкчесе Ежи Шахуневич (Jerzy Szahuniewicz) теләктәшлек өчен Татарстан халкына телефон аша рәхмәт белдергән.

Җыен 15 апрельдә кичке җидедә башланып ярты сәгать дәвам итте. Җыенга катнашучы 10-лап кеше “Польша халкының авыр кайгысын уртаклашабыз”, “Польша халкы без синең белән!” дигән плакатлар күтәреп килгән.

Җыенны оештыручыларның берсе Наил Нәбиуллин һәлак булучылар арасында Польша татарларына ярдәм итүчеләр күп булуга борчыла. Алга таба милләттәшләребезгә шундый зур игътибар күрсәтелер микән, дигән сорау да куя.

“Польша үзенең элитасын югалтты. Бу татарлар өчен зур югалту”, ди Наил Нәбиуллин.

Җыенга татар когрессының чит илләр белән эшләү бүлеге мөдире Рөстәм Гайнетдинов та килде. Аның сүзләренчә, Польша президенты һәлак булган көнне үк татар конгрессы андагы татар оешмаларына кайгы уртаклашу хаты җибәргән. Аларны татарлар мәчетләрдә халыкка укыган.

Рөстәм Гайнетдинов шигарь тотып тора

Катыньга Польша мөфтие дә очарга тиеш була. Төркиядә булып кына һәлакәткә очрамый кала.

Чарага килүче Динара Зиннатова әйтүенчә, Бауман урамына җыелу Польша халкына матди ярдәм күрсәтмәсә дә, рухи яктан көч өстәр.

Җыенда катнашучы Фәнил Гыйләҗев исә Польша җитәкчеләре юлыккан фаҗига турында “Тарих кабатлануы яки Катынь - 2” дигән шигырь язган.

“Тарих кабатлана!” – дип әйтәләр.
Кабатлана: тик бераз үзгә.
Кем уйлаган бабалары сыман
Паннар вафат булыр! - дип, бездә.

Совет заманында кайгы килде
Апрель җидесендә паннарга:
Кабатланып кайтты кайгылы көн,
Ходай ярдәм бирсен аларга!

Бабаларын кебек, мылтык терәп
Палякларны беркем атмады:
Пан каймагы белән тулган очкыч
Смолен урманында шартлады.

“Тарих кабатлана!” – дип әйтәләр.
Кабатланды шулай Катынь да:
Польша хәрбиләре вафат булды
Бабалары атылган җирдә.
XS
SM
MD
LG