22 ноябрьдә Казан федераль университетының (КФУ) тышкы эшләр департаменты янында Росгвардия вәкилләре иран студентларын кыйнап, полиция бүлегенә алып китү дипломатик җәнҗалга китерә язды. Әлеге хәлгә Иранның Русиядәге илчесе, Казандагы Баш консулы кысылырга мәҗбүр булды, вазгыятьне Иран тышкы эшләр министры белешеп торды.
Иранның Казандагы Баш консулы Давуд Мирзахани КФУ вәкилләре һәм Иран студентлары белән очрашкан. "Русия полициясенең рәхимсез гамәлләрен тикшерергә кирәк. Безнең студентларга мондый мөнәсәбткә түзеп тора алмыйбыз. Иранның чит илләрдә укучы ватандашларына ихтирамга һәм гадел мөнәсәбәткә лаек. Студентларның хокуклары тулысынча яклануга ирешәчкәбез", диде ул. КФУдагы очрашу видеосын Канал КСИР телеграм каналы китерә.
Иранның Казандагы консуллыгының рәсми телеграм сайтында әлеге вакыйга тулысынча яктыртылып бара. Бу уңайдан Русия тышкы эшләр министрлыгына протест нотасына да әзерләнә диелә. Моннан тыш, КФУның халыкара эшләр вице-президентына протест хаты язылачак дип белдерелә. КФУ студентларның виза үзәгендә килеп туган проблемнарына аңлатма бирергә тиеш диләр консуллыкта. "Иран Ислам Республикасының Баш консуллыгы әлеге үкенечле инцидент өчен гаеплеләр табылганчы бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә ышандыра" диелә дипломатик оешма белдерүендә.
Иранның Русиядәге илчесе Казем Җәләли Х (элекке Твиттер) социаль челтәрендә шулай бу вакыйга турында берничә твит чыгарды. Иран тышкы эшләр министры Аббас Аракчи да Казанда иран студентларының хәлен белешеп торды дип язды ул.
Консуллыкта хәбәр итүләренчә, шимбә иртәсенә тоткарланган ике студент та җибәрелгән.
КФУ җитәкчелеге виза өчен белешмәләр бирүне атнасына биш көн башкарачакбыз дип вәгъдә иткән.
КФУның миграция исәбе бүлеге янында шау-шу зур чиратлар аркасында килеп чыккан. БРИКС вакытында студентлар каникулга җибәрелде. Кире Казанга килгәннән соң аларга тиз арада тышкы элемтәләр департаментыннан виза озайту өчен белешмә алырга кирәк булган. Бүлек атнага ике тапкыр гына эшләгәнлектән, кара таңнан анда 200ләп кеше җыела. Бөтен кеше талон алырга чиратка баса. АиФ язуынча, берникадәр вакыттан соң бер студент кызның хәле китә, этеш-төртеш башлана.
Моны күреп, КФУ хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм һәм Росгвардия вәкилләрен чакыра. Ираннан килгән ике студент куәт оешмалары катышуына каршы килмәкче була. Росгвардия вәкилләре аларны җиргә яткырып кыйный һәм полиция бүлегенә алып китә. Кыйнау видеосын берничә Телеграм канал чыгарды.
Татарстан басмалары эчке эшләр министрлыгына сылтанып язуынча, бер студентка виза кагыйдәләрен бозу өчен административ беркетмә төзелгән. Икенчесенә, полициягә карата көч куллану өчен җинаять эше ачылган.
22 ноябрьдә әлеге вакыйгалар барганда Казан федераль университетының 220 еллык юбилее уздырылды. Бәйрәм көнне КФУ янында Русия патшасы Александр Беренчегә һәйкәл ачылды. Бәйрәм тантаналарына Русия премьер-министры урынбасары Дмитрий Чернышенко, Русия фән министры Валерий Фальков та килгән иде.
22-24 октябрь көннәрендә Казанда зурлап БРИКС саммиты узды. Барлык студентлар читтән торып укуга күчерелде, аларга тулай торакларны бушатырга кушылды. Студентларда бу ризасызлык уятты, алар хокукларын яклап прокуратурага мөрәҗәгать итте, ләкин моңа карап бернинди үзгәреш булмады. Актив студентларга басым ясалды һәм аларны "сөйләшергә" чакырдылар. Укулар 1 ноябрьдә генә башланды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум