Хабаровски краенда май башында кар явып, көннәр бозылып китте. Озак вакытка бакча эшләрен онытып торырга мәҗбүр булган халык, бәлкем Җиңү бәйрәменә көннәр җылыныр дип өметләнгән иде. Әмма 9 май көне дә Хабаровски краенда бик суык булды. Хәер, үзәккә үтәрлек салкын җил дә, сибәләп торган яңгыр да, бәйрәм кәефен бозмады. Тантаналы чараларның барысы да план буенча үтте.
Җиңү көненә әзерлек эшләрен Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы алдан ук башлап җибәрде. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгедәге татар оешмалары вәкилләре сугыш һәм тыл ветераннарын барлады. Аларның өйләренә барып хәлләрен белде, хөрмәтләү кичәләре үткәрде.
Амурдагы Комсомольскида
Хабаровски краеның Амурдагы Комсомольски шәһәре мәдәни үзәге вәкилләре 9 майга багышлап элмә такта эшләде. Анда Икенче дөнья сугышы ветераны Хәбибулла Мөхәррәмов һәм 2нче сыйныф укучысы Дамир Абдуллин сурәтләнгән, ветераннарга котлау сүзләре ирештерелгән. Әлеге плакат шәһәрнең Николай Островский исемен йөрткән үзәк китапханә бинасына эленде.
Үткән җомга көнне Амурдагы Комсомольскиның милли үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу үтте. Җиңү көне белән котлап, аларга бәйрәм табыны әзерләнде, һәр ветеранга истәлекле бүләк тапшырылды.
Шәһәрнең Дземги районында яшәүче бердәнбер татар Икенче дөнья сугышы ветераны Хәбибулла Мөхәррәмов аганы исә милли үзәк вәкилләре өенә килеп котлады. Күптәнге танышлар булгангамы, әңгәмә җай гына башланып китте, һәм кыска гына вакыт эчендә Хәбибулла ага тормыш юлы хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Хәбибулла ага тумышы белән Ульян өлкәсеннән. 1937 елны алар гаиләләре белән Амурдагы Комсомольскига күченеп киләләр. Балачагы авыр елларга туры килә Хәбибулла абыйның, башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң белем алуын дәвам итәргә насыйп булмый аңа. Ул бик иртә авиация заводына эшкә урнаша. Ә инде 17 яшендә сугышка алына. 250нче укчылар бригадасында хезмәт итә. Яраланып, 4 ай буе Моршанскида госпитальда дәваланып чыкканнан соң, 19нчы чаңгычылар бригадасына эләгә. Курск,
Белоруссия, Польша... Утны-суны кичкән Хәбибулла ага җиңүне германиядә каршы ала. “Сугыш эзләрен вакыт тузаны күмә, күңелдә бары хәтирәләр генә яшәп килә”, дип күзләренә килгән яшьләрне сөртә-сөртә тәмамлады үзенең хикәятен әңгәмәдәшебез Хәбибулла ага.
10 май көнне исә Амурдагы Комсомольски ветераннары өчен бәйрәм Силинка паркында дәвам итте. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан бәйрәмне шәһәрнең “Бердәм Русия” бүлекчәсе белән берлектә Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин оештырды һәм үткәрде. Җыелган халык мавыгып Хурба авылыннан килгән иҗади коллективлар чыгышын күзәтте. Ул арада Силинка ярына тәгәрмәчле ашханә килеп урнашты. Һәм күз ачып-йомган арада, солдат боткасыннан авыз итәргә теләүчеләрдән торган зур гына чират хасил булды.
Карабодай ярмасыннан ит белән пешерелгән солдат боткасын ашарга без дә чиратка бастык. Тәмле, кайнар ботканы бәйрәмгә килгән милләттәшләребез белән бергәләп ашадык. Төрле буын вәкилләре беренче кат солдат боткасы ашауларын, аның тәмен искә алды.
Әйтергә кирәк, шәһәр уртасында Силинка паркын Рөстәм Абдуллин берничә ел элек арендага алып, ял итү урынына әйләндерде. Хәзер аны халык шаярып “Татар бугазы” дип йөртә. Халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй да ел саен нәкъ менә шунда үткәрелә. Казандагы “Туган авылым” ял итү үзәгенә охшатыбрак төзетә аны Рөстәм. Тиздән монда “Чәй йорты” да булачак, ди ул.
Хабаровскида
Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешмасы һәм шул җирлектә эшләүче татар яшьләре клубы вәкилләре дә милләттәшләребезне игътибарсыз калдырмады. Алар да бәйрәм уңаеннан һәр ветеранның өендә булып, хәлен белеп, аларга бүләкләр тапшырды. Ике көн эчендә өч машинага утырып 12 активист Хабаровскиның 25 татар ветеранын йөреп чыкты. Олы буын кешеләре өчен бу вакыйга – иң зур бүләк булды.

Амурдагы Комсомольскидагы татар милли үзәк вәкилләре Икенче дөнья сугыш ветераны Мөхәррәмов Хәбибулланы котлый

Хабаровскидагы татар иҗтимагый оешмасы вәкилләре Икенче дөнья сугышы ветераны Мөнирә Закированы котлый