Тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов сүзләренчә, бу үзгәрешләр аның тәкъдиме булган. “Милли археология үзәге бик яхшы эшли. Дәрәҗәсе күтәрелде, бөтен Русиягә даны таралды. Ул бик көчле бер оешмага әйләнде. Шуңа без аны аерым институт та эшләп була дип уйладык”, ди Хәкимов.
Рафаил Хәкимов әйтүенчә, Археология институты аерылып чыкса да, Тарих институты белән хезмәттәшлектә булачак. “Күп нәрсәне бергә эшләячәкбез, уртак булачак. Археология буенча аспирантура бездә булачак. Диссертация яклау шурасы да (советы-Н.А) бездә кала, алар бездә яклаячак”, ди Хәкимов.
Әлеге үзгәрешләр узган атнаның пәнҗешәмбесендә булган. Башта институтның гыйлми шурасы утырышы үткән. Аннан соң Татарстан фәннәр академиясенең президиумы утырышында әлеге мәсьәлә каралган. Һәм бертавыштан Археология институты оештыру турында карар кабул ителгән.
Дөрес, галимнәр арасында бу үзгәрешкә карашлар бер төрле генә түгел. Рафил Хәкимов сүзләренчә, гыйльми шура утырышы вакытында ризасызлык белдереп шикләнүчеләр дә булган. Алар “тарих институты көчсезләнеп калмасмы соң” дип әйткән.
Соңгы вакытта Татарстанда археологик казуларга игътибар артты. Болгар һәм Зөяне торгызу эшләре дә моңа этәргеч булды. Археолог-галим Фаяз Хуҗин да “Азатлык радиосы”на: “Бер көн эчендә 3 мең кв.м казыдык”, дип белдергән иде. Хуҗин сүзләренчә, Болгарны 70 елдан артык казыйлар, шулай булуга карамастан 2% да өйрәнелмәгән.
Рафаил Хәкимов та археология өлкәсен тарихны өйрәнүдә фәннең аерылгысыз бер тармагы, әмма бик үзенчәлекле өлкә буларак ассызыклый.
“Археологларның җир астында ята торган хәрабәләрне табу һәм казуда үз ысуллары бар. Ул ягы Тарих институтына бик кагылмый. Ә табылган әйберләрнең кайсы гасырга, кайсы шәхескә каравын һәм кайсы халыкныкы булуын ачыклау Тарих институты белән уртак эшебез булып тора”, Хәкимов.
Тарих институтындагы Милли археология үзәге башка бүлекләр белән чагыштырганда иң зуры булган. Үзәккә караган музей хезмәткәрләрен, бюджеттан тыш акчаларга эшләүчеләрне дә кушып санасаң, барлыгы 46 кеше, дип белдерә Хәкимов.
Яңа оешкан Археология институты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр үзәк мөдире булган тарих фәннәре кандидаты Айрат Ситдиков билгеләнгән.