Җәйге яллар чоры. Интернетта кеше күзгә күренеп кимеде. Сайтларга керүчеләр саны кемнеңдер 20-30, кемнеңдер хәтта 50 процентка кимегән. Укучылар һәм студентлар каникулда, авыл хезмәтчәннәре бакчада һәм кырда, шәһәрлеләр ялда. Җәйге челләдә халык компьютер мониторына төбәлеп утырмый. Интернетта иң тугры компьютерчылар гына калды сыман. Ә кайбер бәхетлеләр бу көннәрдә җәйге ялга әзерләнеп, интернетта туристлык фирмалары сайтларын актара.
Алсу Исмәгыйлова – туризм белгече түгел. Әмма сәфәр кылучылар өчен турагенттан да күбрәк һәм файдалырак киңәшләр бирә ала. “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәре, татар яшьләре белән төрледән-төрле чаралар оештыручы кеше һәм сәяхәт итүне үзенең хоббисы дип санаучы Алсу Исмәгыйлева белән сәфәр кылуда интернетның роле турында сөйләшергә булдык. Интернет аша транспортка билет сатып алырга куркыныч түгелме? Кирәкле кунакханәне ничек сайларга? Бездә һәм чит илдә югары технологияләрне куллану никадәр киң таралган? Тәҗрибәле кешенең бу сорауларга җаваплары җәйге сәфәргә җыенучылар өчен бик тә файдалы булыр.
Алсу, син әледән-әле төрле шәһәрләргә, илләргә сәяхәт кыласың. Бу эшеңдә интернет ни дәрәҗәдә ярдәм итә?
Бу эшемдә интернет төп урынны алып тора. Чөнки сәяхәтне мин турагентлык аша түгел, ә үзем оештырам. Безнең сәфәрләрнең төп максаты – чит җирләрдә яшәүче татарларны күреп кайту. Алар белән күрешү, танышу, аралашу. Яшьләрне кавыштыру максаты да бар. Бу эш миңа бик ошый, ул ял да, файда да. Һәм моны зур чыгымнарсыз да башкарып чыгып була.
Чыгымнарны ничек киметергә мөмкин?
Мәсәлән, турагентлык хезмәтенә түләмибез. Иң элек маршрут сайлана. Мәсәлән, Эстониягә җыендык ди. Агентлык аша Таллинга өч көнгә бару 18 меңгә төшәр иде, ә интернет аша гына хәл итсәк, 13 меңгә төшә. Моңа ничек ирешергә? Беренче эш итеп билет алырга кирәк бит.
Димәк, виза булдырырга кирәк. Шенген визасын алыр өчен без барасы илдә кайда яшисебезне күрсәткән кәгазь сорала. Ул йә кунакханәдән бронь булырга тиеш, йә безне кунакка дәшүче кешедән чакыру. Без беренче очракны карыйбыз. Кунакханә ничек сайлана? Әлбәттә, агентлыкка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар сезгә без интернетка кереп сайлаган кебек үк номер табып бирәчәк. Бу хезмәт өчен алар, әлбәттә, акча алалар. Бу эшне сез үзегез дә башкара аласыз.
Кунакханә сайтында, гадәттә, бәяләр дә була, бронь ясау мөмкинлекләре дә. Әйтергә кирәк, күпчелек сайтларда рус телендә дә мәгълүмат бар. Бигрәк тә элеккеге союздаш республикаларның кунакханәләрендә. Бронь ясыйсың, күпмедер өлешен кредит картасы белән түлисең. Интернет аша бу бик җиңел эшләнә, кредит картасын гына булдыру кирәк. Синең электрон тартмаңа бронь җибәрәләр. Шуны принтердан чыгарып, визага документлар тутырганда бирәсе.
Визаны Мәскәүдәге консуллыкка барып үзеңә дә эшләтеп була, әмма бу чыгымлы эш. Бу очракта инде агентлыкка мөрәҗәгать итсәң дә була. Агентлыклар шенген визасы ясату өчен иленә карап, 50 евродан алып, 150 еврога кадәр акча алалар. Билетны шулай ук агентлык аша алып булыр иде. Әмма Мәскәүдән Таллинга бару 7 меңгә төшсә, интернет аша бар тик 5 меңгә генә. Ә иң мөһиме, чиратларда торасы юк һәм урынны үзең сайлыйсың.
Интернет аша күпләп билет алганда сине спам-робот дип уйламыйлармы?
Юк. Паспорт мәгълүматларын калдырасың бит анда. Берьюлы дүрт кешегә билет алырга мөмкин. Интернет аша билет алганда бердәнбер мәшәкать кала: вокзалда e-ticket дигән хезмәттә теркәлү үтәсе бар. Әмма анда чират юк, бар да бик тиз башкарыла: сиңа чын билет бирәләр. Ә үз илең эчендә генә йөргәндә анысы да кирәкми.
Гел уңай якларны гына әйттең. Уңайсызлыклар да бардыр бит? Бәлки, интернеттан алу куркынычтыр? Бәлки, аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалыйдыр?
Андый хәлләргә очраганым юк. Шикле арадашчы сайтлардан алсак, бәлки булырга да мөмкиндер. Әмма без рәсми сайтлардан алабыз. 4-5 пароль кертеп.
Бу 4-5 парольне кертү авырмы? Кайберәүләр бит кәрәзле телефоннарына картадан акча да күчерә белми. Моның өчен хакер булырга кирәк түгелме?
Интернетта утыручы гадәти кулланучы өчен бу авыр түгел. Кемгә дә булса, бәлки, авырдыр. Әмма транспорт белән тиешле җиргә бару, тиешле кассаны табу, андагы чиратларда этенү күпкә авыррактыр.
Шушы тәҗрибәң белән кайларга барганың бар?
Узган ел төркем җыеп Финляндиягә бардык. Быел – Латвия татарлары янында. Соңыннан бер көнгә генә Ригага да бардык. Бар җирдә безне татарлар каршы алдылар, кунак иттеләр. Берсендә билетларны интернет аша алмаган идек. Пассажирларга карасам, барысында да А4 форматлы зур кәгазь.
Димәк, бар кеше билетны интернеттан алган! Кассада 12 евро иде. Ә интернеттан алганда 9 евро булган. Хәтта әбиләрдә дә шул зур кәгазь иде. Алар безгә, ягъни кечкенә билетлыларга, артта калган кешеләргә караган кебек карап бардылар. Мин Русиядә әби-бабайларның интернеттан билет алуларын күз алдыма да китерә алмыйм.
Быел җәй кайларга барырга җыенасың?
Быел ял иттек инде. Балаларым белән Төркиягә барып кайттык. Сүз уңаеннан шуны әйтим, кеше күпләп йөри торган курортларга юлламаны турагентлыклардан алу файдалырак. Чөнки күп кенә чартер рейслар туроператорлар карамагында. Ә инде карта күтәреп, дөнья карап йөрисең килсә, сәяхәтне үзлектән оештыру файдалырак.