Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милициядән - полициягә: исем үзгәртеп җисем үзгәрерме?


Русиядә генә түгел Казанда да милиция полиция итеп үзгәртеләчәк дип шау киләләр. Милицияне үзгәртеп кору турында күптәннән сүз бара. Хәзер бу мәсьәлә белән Русия президенты үзе шөгыльләнгәч, алга китеш булыр диючеләр бар. Президент исә хокук саклау тармагын яңа канунга нигезләп корырга ниятли.

Әлегә исә милицияне күбрәк тискәре яктан искә алалар.Татарстанның хокук идарәләре дә милиция хезмәткәрләренең башбаштаклану очракларын бер-бер артлы теркәп тора. Шушы көннәрдә генә дә республиканың югары мәхкәмәсе полковник Михаил Минскийның өенә кереп, рөхсәтсез тикшерү ясаган милиция хезмәткәрләрен гаепле танып, 20 мең штраф түләү карары чыгарды.

Исем алмаштыруда гына калмасмы?

"Агора" төбәкара хокук яклау ассоциациясе башлыгы Павел Чиков сүзләренчә, милицияне үзгәртү зарурлыгын алар 3 ел әйтеп килә инде. Алай да хакимият тармакның исемен генә үзгәртсә, моннан милициянең абруе яхшырмаячак, ди Чиков.

“Яңа канун кабул итеп, милиционерларны полиция киемнәренә киендереп, аларга аттестация үткәреп кенә хокук саклау тармагын яхшыртып булмый. Бу мәсьәләгә тирәнрәк карарга кирәк. Хакимият проблеманы төбенә төшеп өйрәнергә вәгъдә итә. Әмма моңа ышануы авыр.

Милицияне үзгәртер өчен иң элек бу идарәнең бөтен хезмәткәрен штаттан чыгарып, яңадан тикшереп эшкә алырга кирәк. Шулай ук федераль һәм муниципаль милицияне булдыру шарт. Чөнки үзәктәге идарә нинди генә көчле булмасын, ул төбәкләрдәге вәзгыятьне белми. Төбәктәге мондый проблема белән урындагы хокук саклаучылар шөгыльләнергә тиеш”, ди Чиков.

Президент Дмитрий Медведев исә, милиция идарәләрен күзәтергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бүген милициянең вазыйфалары артык күп. Якын арада аларны киметергә кирәк, ди ул. Милицияне үзгәртеп кору проекты - “Zakonoproekt 2010” сәхифәсендә урнаштырылды. Һәркем биредә үз фикерен әйтә ала.

100дән артык милиционер җаваплылыкка тартылган

Павел Чиков сүзләренчә, соңгы елларда милиция хезмәткәрләренең башбаштаклану очраклары кимер урынына киресенчә арта гына икән.

“Без 2002 елдан бирле халыкны милиция золымыннан яклап киләбез. Эшләү дәверендә йөздән артык хокук сакчысын җаваплылыкка тарттырып, эшеннән алдырдык. Хәзер аларның кайберләре колониядә утыра. Бу тармактагы иң зур җинаять эше исә, майор Денис Евтюков эше. Билгеле булганча ул кибеттә берничә кешене үтерү өчен гомерлеккә төрмәгә утыртылды. 8 ел эчендә безнең ярдәм белән халыкка 20 миллион сумга якын компенсация кайтарылды”, ди Чиков.

Милиция халык беләнме?

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәткәре Әлфия Сафина да милициянең абруен һәрдаим арттырып торырга кирәклеген әйтә. Бу максаттан республикада күп кенә чараларда үткәрелә икән.

“Татарстан эчке эшләр министрлыгында агымдагы ел турыдан-туры халык белән эшләү елы дип игълан ителде. Җинаятьчелек белән көрәш һәм җәмәгать иминлеген саклау бары тик халык белән бердәм булганда гына яхшы нәтиҗәгә китерә”, ди Сафина.

Милициянең абруен арттыру өчен хәзер Русия каналларында төрле шоулар, максатчан программалар да күрсәтелә. Русия-1 телевидениясе узган шимбәдә булдыклы, артист кебек образга керә белә торган милиционер кызлар арасында бәйге үткәрде.

Чиков сүзләренчә, Русиядә хокук саклау идарәләрен үзгәртеп кору бер-ике елда гына башкарыла торган эш түгел. Хакимият тарафыннан ярдәм булган очракта да реформага 5 ел китәчәк.
XS
SM
MD
LG