Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Һади: “Рефератларны интернетка үзем эләм”


Равил Һади
Равил Һади

Август. Мәктәп һәм югары уку йортлары тиздән үз ишекләрен ачачак. Яңа уку елы башланыр алдыннан интернетта фән һәм мәгарифкә багышланган ресурслар турында сөйләшеп алыйк. Әңгәмәдәшебез – информатика укытучысы, Казан Федераль университетының Теоретик кибернетика кафедрасы мөгаллиме Равил Һади.

Равил абый, интернетның уку-укыту темасына кагылган өлеше турында ни әйтә аласыз? Тиешле сайтлар җитәрлекме? Сыйфатлары ни хәлдә?

Андый сайтлар бар, әмма күп түгел. Мәсәлән, Belem.ru, Тарих институтының тарихка кагылышлы сайты һ.б. Проблема шунда ки, күп кенә эзләү системалары татарча мәгълүмат эзли белми. Шуңа күрә мондый сайтларның барлыгын белми дә калабыз. Мәгарифкә багышланган сайтлардан Belem.ru-га керергә киңәш итәм. Анда китаплар, әсбаплар, методик хезмәтләр туплана, укучылар һәм укытучылар арасында әңгәмәләр бара. Бу ресурсны татар укытучылары үз эшләрендә файдалана ала. Шул ук вакытта мәдәнияткә кагылышлы сайтлар җитәрлек: Tamasha.ru, Bulmas.ru һ.б.

Хәзер студентлар реферат, фәнни эш язып мәшәкатьләнми кебек, интернеттан гына күчерә. Андыйларны еш эләктерәсезме?

Интернетта русча реферат табу җиңел. Беренчедән, материал бар, икенчедән, эзләү чаралары каралган. Татар рефератлары әллә ни күп түгел. Мин, киресенчә, татар рефератларын интернетка урнаштырырга тырышам. Мин – бер укытучы. Ә республика буенча без меңләгән. Бу эшне бергә алып барсак, күп кенә материал җыелыр иде. Ул татар дәресләре өчен, тарих белән кызыксынучылар өчен файдалы булачак.

Ә ул эшләр сезгә кире башка автор белән имзаланып кайтмыймы соң?

Күчергәнме, күчермәгәнме, минем өчен мөһим түгел. Минем максат студентны ялганда эләктерү түгел, ә аны эшләргә өйрәтү. Интернетны ачык китапханә итеп карарга кирәктер. Студент рефератны гына түгел, китапны да күчереп килә ала бит.

Студентларыгыз арасында булачак татар журналистлары да бар. Укытуда интернет-журналистикага ни дәрәҗәдә игътибар бирелә?

Бу өлкә буенча шактый материал бирелә. Студентларның эшләрен кулдан-кулга алмыйм, ә интернет аша җибәрүләрен сорыйм. Шулай итеп, алар интернетта эшләү тәҗрибәсе туплый. Әлбәттә, Казанда күбесе интернетны белә, ә авылдан килгән яшьләрнең күбесен ныклап өйрәтәсе бар.

Елдан-ел яңа студентлар кабул итәсез. Аларның компьютер белү дәрәҗәләре елдан-ел артамы?

Арта. Хәзер авыл мәктәпләренең дә күбесендә компьютер, интернет бар. Мин авыл мәктәпләрендә еш булам. Шунысы кызганыч, мәктәп укучылары күбрәк рус телендәге мәгълүмат белән эшләргә мәҗбүр, чөнки татар язмалары бик аз.

Белүемчә, кайбер студентларыгыз белән сез әле зур җиңүләр дә яулыйсыз. Шулар турында да сөйләсәгез иде.

Әйе, ел саен мәктәп укучыларын да, студентларны да төрле олимпиада һәм бәйгеләрдә катнаштырам: Лобачевский бәйгесе, программалау буенча республикакүләм конкурслар, Microsoft уздырган бәйге, халыкара олимпиадалар һ.б. Җиңүләребез дә бар. Мәсәлән, Руслан Гыйльфанов исемле егетебез Microsoft оештырган бәйгедә бөтен дөнья буенча беренче урын алган иде. Ә илкүләм олимпиадаларда безнең укучылар соңгы ун елны алсак, 4-5 елда 1-2 урыннарны алып киләләр.

Равил абый, сез интернетта аралашу проблемасы турында еш язасыз. Хәзер пәрәвездә үзгә бер сленг барлыкка килде. Бу “интернет-сүзләр” татар теленә ничек йогынты ясый?

Алар безгә генә түгел, рус теленә дә йогынты ясый. Интернетта аралашканда әдәби тел бөтенләй онытыла. Кайберәүләр пәрәвездә икәүдән-икәү сөйләшкән кебек яза, сүгенү сүзләре дә кыстырырга мөмкин. Ә бит ул язмаларны башка файдаланучылар да күрә ала. Шул исәптән балалар да.

Студентыгыз берәр социаль челтәрдә сүгенеп утыра икән, дәрескә килгәч, аңа шелтә белдерәсезме?

Дәресне көтмим, шундук язып җибәрәм. Тәрбия эшләре дә алып барырга туры килә шул. Берәүләре аңлый, икенчеләре колакларына элми.
XS
SM
MD
LG