Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илчебагалар мәктәп ябылуга каршы чыга


Мәктәп күренеше
Мәктәп күренеше

Омски өлкәсе Усть-Ишем районының Илчебага авылында бәйрәм көнне каршылык гамәле узды. 50дән артык укучысы булган мәктәпнең ябылуына ризасызлык белдереп, халык митинг оештырды.

Ике ай элек

“Мәктәп ябыла” дигән хәбәр Илчебага халкы өчен аяз көнне яшен суккандай була. Күпләр, аеруча мәктәп яшендәге балалары булган ата-аналар бу сүзләрнең дөреслегенә ышанмыйлар. “Ничек инде 50дән артык укучы булган мәктәпне ябып куярга була”, диләр.

Әмма агымдагы уку елы тәмамлануга, район хакимияте башлыгы урынбасары һәм мәгариф бүлеге житәкчесе килеп, ата-аналарны киңәшмәгә җыя. Анда бу сүзләрнең дөреслеге раслана. Җитәкчеләр авыл мәктәбенең бик тузган булуы турында сөйлиләр, анда дәресләр алып барырга ярамаганлыгын аңлаталар.

Мәктәп түбәсеннән су үтүе, электр чыбыкларының сыйфаты начар булуы, мәктәптә кирәкле җиһазларның, спорт залы һәм балаларны тукландыру урыны булмавы һәм башка төрле кимчелекләр турында сөйли район мәгариф бүлеге җитәкчесе. “Гомумән, мәктәп заман таләпләренә туры килми”, ди ул.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Богданов район бюджетында авылда яңа мәктәп салырлык акча булмавы турында әйтә.

Бу хәлдән чыгу юлын да күрсәтә җитәкчеләр: балаларны Илчебагадан 6 чакрым ераклыкта булган күрше Ярково авылы мәктәбенә йөртергә тәкьдим итәләр.

Әмма халык бу тәкъдим белән килешми. “Мәктәп ябылса, яшьләр авылдан китә башлый. Авылда өлкәннәр генә яшәп кала. Тора-бара авылның таркалып, юкка чыгуы ихтимал”, диләр күпләр.

Халык риза түгел

Бүгенге көндә дә мәктәпнең язмышы төгәл хәл ителмәгән. Халык авыл мәктәбенең эшләп китүенә өметләнә. Ата-аналар балаларын күрше авыл мәктәбенә җибәрергә теләмиләр, бигрәк тә башлангыч сыйныфларга йөрүче балалары булганнар.

Ата-аналар җыелышы
Бар кешене дә “Язгы-көзге пычракларда, 40 дәрәҗәдәге кышкы салкыннарда автобус ватылып, балалар юлда калса, яки башка төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыкса, балалар ни эшләр”, дигән сораулар борчый.

Мәктәпнең сакланып калуында өмет юк дәрәҗәдә булса да, Илчебага халкы кул кушырып утырмаган, төрле инстацияләргә мөрәҗәгать итеп караган, район башлыгына, өлкә губернаторына, Русия президентына хатлар юллаган, мәктәпне төзекләндерүдә, яки яңа мәктәп булдыруда ярдәм сораган.

“Безгә әле җавап килмәде. Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр кала. Без ни эшләргә дә белмибез”, ди чыгышы белән Илчебагадан булган, хәзер Төмән өлкәсенә вахта ысулы белән эшкә йөрүче Нургали Уразбаев.

Гаеплеләрне эзләү


Кайберәүләр ахыр чиккә барып чыгуның сәбәбен эзләде. Мәктәп директорын булдыксызлыкта гаепләделәр: “Нигә моңарчы чарасын күрмәгән, җитәкчеләрнең ишекләрен шакып түгел, ватып керергә кирәк иде”, диючеләр дә булды.

Авыл хакимияте башлыгы Данил Панов үзләренең алдан чара күрмәүләрен таныды: “Бездә дә гаеп бар. Яңа мәктәп булдыру мәсьәләсен ун ел элек күтәрергә кирәк булган”, диде.

Ризасызлык митингы

“Ятып калганчы, атып кал”, дигән борынгылар. Әйтемдәгечә, кабат җирле җитәкчеләргә үз таләпләрен җиткерү максаты белән авылның 610 еллык бәйрәме көнне халык кабат мәктәпкә митингка җыелды. Район хакимияте хезмәткәрләре алдында мәктәпне саклап калу мәсьәләсе куелды. Әмма җитәкчеләрнең җавабы искечә:

Укытучы Галия ханым
“Мәктәп 1966 елны төзелгән. Хәзер ул бик тузган, аны төзекләндерерлек мөмкинлегебез юк”, диде район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Богданов.

“Яңа мәктәпнең проектын әзерләү генә дә берничә миллион сум тора. Безнең быел буяу алырлык та акчабыз юк”, диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Людмила Аркадьевна.

Митингта катнашучылар исә кабат үз таләпләрен куйдылар, балаларын күрше авылга җибәрергә куркулары турында әйттеләр.

Митинг барышында район хезмәткәрләре балаларны күрше авыл мәктәбенә җибәрергә үгетләсәләр дә, ризалык белдерүче булмады. Ахырда 33 ел мәктәптә эшләгән укытучы Галия ханым: “Беренче сентябрь көнне балаларыбызны мәктәпкә җибәрмәсәк тә, сез бернәрсә дә эшли алмыйсыз”, дип бәхәскә нокта куйды.
XS
SM
MD
LG