Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстстанда офицер хәрбиләрне таптаткан


14 сентябрь көнне махсус максатларда кулланылган милиция төркеме (ОМОН) офицеры машинада хәрбиләр өстенә барып менгән. Ике хәрби үлгән, берсе авыр хәлдә хастаханәгә салынган.

Уфа янындагы Бекет хәрби күнекмәләр кырында махсус максатларда кулланылган милиция һәм эчке эшләр министрлыгы разведка төркемнәренең бөтенрусия ярышлары тәмамланды. Анда Русиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та булып китте.

Ярышлар тәмамлануның икенче төнендә гадәттән тыш хәл булды. Шул ук Бекет күнекмәләр кыры янында махсус максатларда кулланылган милиция төркеме офицеры Mitsubishi машинасында ике хәрбине таптатып үтерде. Рәсми хәбәрләргә караганда, офицер күрше авылга тәмәке алырга барганда, машинасы тыңламый башлый һәм юл читеннән барган хәрбиләр өстенә менә. Офицер айнык булган.

Бер хәрбинең әнисе сүзләренә караганда, ярышлардан соң офицерлар бәйрәм иткән. Исереп алгач, машиналарында “һөнәрләрен күрсәткәннәр”. Шунда бер машина хәрбиләр өстенә барып менгән. Әлеге хәлне тикшерү бара.
XS
SM
MD
LG