Бүген, 19 ноябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районара мәхкәмәсе активист Марат Шәрәфетдиновны экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда һәм милли нәфрәт сәбәпле хулиганлык гамәлләре әзерләүдә (Русия Җинаять кодексының 282.2 һәм 213 маддәләре) гаепле дип тапкан. Бу хакта активистның туганнарына сылтама белән "Idel.Реалии" җиткерә.
Марат Шәрәфетдинов тагын өч активист — Рөстәм Аманов, Илнур Кинисаров һәм Раил Абкадыйров белән берлектә 2021 елның гыйнварында сак астына алынды. Алар 2020 елның ноябрендә Кырмыскалы районында әрмән диаспорасы катнашында килеп чыккан низагта катнашкан диелде.
Тоткарланучыларны Русиядә экстремистик дип танылып тыелган "Башкорт" оешмасы активистлары дип атадылар. "Башкорт"ның элекке активистлары фикеренчә, ул оешманың элеккке лидерларын һәм алдынгы активистларын шәхсән эзәрлекләүгә юнәлдерелгән.
2021 елның сентябрендә мәхкәмә Аманов, Кинисаров, Абкадыйровны йорт сагына җибәрде. Марат Шәрәфетдинов эше аерым карала башлады. Тикшерү изоляторында тотылганнан соң Шәрәфетдинов мәхкәмә карары белән 2021 елның августында Уфа янында Базилевка авылындагы республика клиник психиатрия хастаханәсенә "мәҗбүри дәвалауга" җибәрелде. Ул анда 2022 елның февраленә кадәр ятты. Аннары аңа амбулатор дәвалау бирелде. Тикшерү эшләре туктатылып торды.
- Хөкем ителүчеләрнең бөтенесе дә үзләрен эзәрлекләүне 2020 елның августында Куштауда булган протестлар белән бәйләгән иде. Ул чакта активистлар известь чыгарган чакта тауны юк итү турындагы карарны гамәлдән чыгаруга иреште.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум