Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айнурның үлемендә имтиханның гаебе юк


Сишәмбе көнне Балык Бистәсе районының Гобәй авылында яшәүче Айнур Вәлиев исемле укучы асылынган. Айнурның үлемен кайбер интернет сайтлары һәм газетлар татар теленә бәйләргә теләде. Ә чынлыкта хәл башкачарак.

Татарстандагы берәр күңелсез вакыйгадан “мөгез” чыгарырга яратучы Русиянең интернет сайтлары, Татарстандагы бер укучының үлемен дә татарча имтиханга бәйләп күрсәтергә тырышты. Вафат булучының исем-фамилиясе дә әйтелмәгән мәкаләләрдә, үсмер бердәм дәүләт имтиханын татарча бирә алмавыннан куркып асылынган, дип әйтелә. Имеш, ул сентябрь аенда татар телендә белем бирүче лицейга укырга кергән, һәм бер ай эчендә аның алга таба укуга теләге сүрелгән.

"Айнурның читкә китәсе килми иде"

Балык Бистәсе районының Гобәй авылында туып үскән Айнур Вәлиев, 9 сыйныфны 3 км ераклыктагы Олы Солтан авылына йөреп тәмамлаган. Авыл шурасы сәркатибе Илсөя Садыйкова сүзләренчә, ул мәктәптән соң Казандагы училищеларның берсенә укырга кергән. Чөнки авылда укучылар аз булу сәбәпле 10-11нче сыйныфлар ябылган. Айнур авылны, гаиләсен сагынгач, ата-анасы аны Казаннан кире авылга алып кайткан.

“Үзебезгә якынрак булыр дип, гаиләсе аны Балык Бистәсендәге училищега укырга кертте”, ди Илсөя ханым.

“Айнур монда бик каты салкын тидереп, 3 атна авырды. Аннан соң бик барасы да килмәде. Хастаханәдән кайткач, документларын алырга дип барганнар иде, шунда укырга килергә кушканнар. Әле бик артта калмадың укый аласың, дигәннәр. Укырга барасы көнне кичтән әйберләрен җыеп куйганнар, иртән шундый хәл булган”, ди Илсөя Садыйкова.

Ул үзен кыерсаталар дип зарланмадымы икән, дигән сорауга Илсөя ханым болай җавап бирде:

“Юк. Алай дип бер сүз дә әйткәне булмаган. Аннан соң Айнур район үзәгендәге уку йортына укырга күп тә йөрмәде бит. Мәктәпне Олы Солтанга йөреп укыды. Әбисе янында торды. Кичә сыйныф җитәкчеләре дә менде. Тыныч малай иде диләр. Клубка да йөрмәде ул. Бик басынкы малай иде. Әти-әниләре дә бик тәртипле, эшчән гаилә”, диде ул.

Авыл шурасы сәркатибе сүзләренчә Айнурның гаиләсендә төрле күңелсез вакыйгалар булгалаган икән. Әтисенең әтисе һәм әтисенең бертуган энесе дә үз-үзләренә кул салып якты дөньядан киткән булганнар.

Айнур туып аны хастаханәдән алып кайткан көнне үк, туганнар җыелып чәй эчкән вакытта Вәлиевлар гаиләсенең йортлары янып юк була. “Аның әти-әнисе бик тырыш булды, яңадан йорт җиткереп, бик матур тормыш корып яшиләр иде, нишлисең бит, менә шундый күңелсез вакыйга булды шул”, ди Илсөя Садыйкова.

“Айнур чит мохиткә ияләнә алмаган, гаиләсен сагынган”

Үсмернең бишенчедән алып тугызынчыга кадәр сыйныф җитәкчесе булган Фирдия Хәйруллина сүзләренчә, Айнур бик тыныч, тәртипле укыган. “9ны тәмамлап читкә чыгып китү аңа бик нык тәэсир итте. Ят мохиткә ияләнә алмады. Бернинди имтихан да аның үлеменә сәбәп итеп күрсәтелә алмый. Ул гаиләсен бик сагынган, якыннарыннан аерыласы килмәгән”, ди сыйныф җитәкчесе.

“Айнур бик тәртипле, ләкин бик аралашучан түгел иде. Коллективтан читтәрәк тора иде. Мәктәптә беркайчан да начар эшләр оештырып йөргәне булмады. Аның үлеменә бәлки иптәшләре белән аралаша алмау да сәбәп булгандыр. Укуы уртача иде. Әти-әниләренең әйтүенә караганда, Айнурның бер дә авылдан китәсе килмәгән. Казанга училищега укырга кергән иде. Аннан сагынам дип кайтты. Монда имтихан дигән сәбәп була алмый”, ди Фирдия ханым.

“Аннан соң әти-әнисе Балык Бистәсендәге училищега урнаштырды. Анда да гел сагынам дип әйтә торган булган. Аның татарчасы бик әйбәт иде. Үзе артыннан бернинди язу да калдырмаган. Әти-әниләре дә нәрсә әйтергә дә белми. Алар шок хәлендә. Алар гына түгел авыл халкы да бик нык аптырашта”, ди сыйныф укытучысы.

“Миңа әнисе генә әйтеп үтте. Мәктәптә 10-11нче сыйныфлар ябылмаган булса, мин монда гына укып чыккан булыр идем, дип әйткән булган. Кызганыч -- быелдан безнең мәктәп 9 сыйныфка гына калдырылды. Аны аңларга да була инде, кечкенә чакта балалар читкә чыгып, чит тормышка ияләнә алмый. Кая да булса торырга тиеш. Чит кешеләр белән аралашырга тиеш. Аңа шушылар китереп бәргән дә инде. Менә бит авыл баласының проблемы нәрсәдә аның. Имтихан аның үлемендә сәбәпче түгел”, ди Фирдия Хәйруллина.

Бүгенге көндә психологлар күзәткән иң зур проблемнарның берсе – яшь кешенең үз-үзен аңламавы, тирә-яктагы берәр күренеш белән килешмәве.Мондый очракта “Бервакытта да яныңдагы кешеләрне үзгәртергә тырышма. Үзеңә яраклашырга, җайлашырга кирәк”, дип киңәш бирә психологлар. Кызганыч -- Айнур яңа шартларга, яңа мохиткә җайлаша алмаган.
XS
SM
MD
LG