"Путинсыз Русия" ("Россия без Путина") дигән ризасызлык чарасы моңа кадәр Мәскәү, Воронеж, Новосибирски кебек шәһәрләрдә оештырылган иде.
Сембер “ризасызларының” пикеты нәкъ “Бердәм Русия” фиркасенең җирле бүлекчәсе штабы бинасы янында узуы да гыйбрәтледер. Аларны берничә милиционер да “саклап” торды.
Пикетчылар арасында бердәнбер татар кешесе – Мөнир Насыйров тотып торган плакатта ике гыйбарә бар иде. Беренчесе Путиның “мочить в сортире” дигән “канатлы” сүзләре, икенчесе – “Путин – Цапок Всея Руси”. Ул бу шигарләрнең мөһимлеген менә ничек аңлатты:
– Путинның телевизор аша әйткән “мочить в сортире” дигән сүзен күпләр онытмыйдыр. Ә менә икенчесенә килсәк, ул да минем сүз түгел. Кущевская станицасында булган вакыйгалар турында күп шау-шу булды бит. Цапок дигән берәүнең кылган җинаятьчел гамәлләре турында телевизор аша да күрсәттеләр.
Күптән түгел, 12 декабрьдә Мәскәүдә булган идем. Анда оппозиционерлар “Россия против Путина” дигән митинг уздырды. Анда 2000 чамасы кеше җыелган иде. Нәкъ шунда танылган сәясәт белгече Андрей Пионтковский Путинны “Цапок всея Руси” дип атады.
Сембер каласында оппозицион чараларны оештыруда бик актив кеше Игорь Топорков “Хөкүмәтне – отставкага!” дигән шигар тотып тора иде. “Әгәр бүгенге хакимиятне куарга теләсәң, Путин урынында кемне күрәсең?” – дигән сорауга ул менә ни диде:– Моны халык карамагына тапшырырга кирәк, блат яки танышлык аша түгел. Ул вакытта башбаштаклык та булмас, халык сүзенә игътибар да көчәер иде.
Пенсиягә кадәр хезмәт итә алмаган элекке офицер Валерий Долгов “Требуем ответственности власти” дигән шигар тотып тора иде. Аннан: “Русия киңлекләрендә кайчан да булса халык алдында җавап тотардай хакимият булдымы соң?” дигән сорауга, ул:– Совет вакытында булды. Ул вакытта барча эшне партия алып бара иде. Кылган гамәлләр өчен җаваплылык та көчле иде. Кирәк чакта халык хакимияткә яки партия органнарына мөрәҗәгать итә ала иде.
– Димәк, коммунистик режимны сагынабыз булып чыга?
– Сагыну түгел инде. Анда да уравниловка гадәткә кергән иде. Ачыклык җитми иде. Шулай да мин бүгенге заманада кеше үзен ирекле һәм яхшырак хис итә дип әйтә алмыйм, – дип җавап бирде.
Шигарләргә кайтсак, тагын бер гыйбрәтлесе бар – “Россия вперед нельзя назад” дигәне “Казнить нельзя помиловать” дигән гомуммәгълүм гыйбарә белән янәшә язылган. Өтерсез бу язманы ике капма-каршы мәгънәдә аңлап була бит. Һәм әлеге шигар бүгенге Русиянең саташкан хәлдә тыпырчынуын да аңлата аладыр.
Самар коммунистлары да хөкүмәтнең китүен таләп итә
.