16 декабрьдә Новосибирскиның “Алтын йолдыз” оешмасы яшьләре Татарстан президентын милли киемнәрдә, чәк-чәк белән каршы алды.
Очрашу “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе рәвешендә оештырылган иде һәм өлкәнең Кануннар чыгару җыелышы бинасында барды. Татар оешмалары җитәкчеләреннән тыш, анда милләтпәрвәр татар эшмәкәрләре, татар милләтеннән булган хакимият вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, дин әһелләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – җәмгысы 135 кеше катнашты.
Кырык минут дәвамында барган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүен Новосибирски өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәев алып барды. Әмир әфәнде башта үзе чыгыш ясады, Новосибирски татар оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды, Себер федераль округында эшләп килүче татар оешмалары белән тыгыз элемтәдә эш алып баруларын ассызыклады, шәһәрнең сәнәгать өлкәсендә тоткан урынын билгеләп үтте.
Аннан соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы Динә Гәрәевага сүз бирелде. Динә яшьләр оешмасы турында сөйләде, аның эшчәнлеген слайдлар ярдәмендә күрсәтте.
Очрашу рус телендә барса да, Татарстан президенты еш кына татарчага күчте, аның сәламләү һәм хушлашу сүзләре дә фәкать татар телендә булды.
Рөстәм Миңнеханов кыскача гына чыгыш ясаганнан соң, сорауларга җаваплар бирде. Эшмәкәр Марат Хәмзин: “Югары технологияле иннавацион бизнеста эшләүче татарлар төрле ширкәтләр төзеде, андый ширкәтләрнең Татарстаннан инвестицион ярдәм алырга мөмкинлекләре бармы?” дигән сорау юллады.
Рөстәм Миңнеханов: “Әгәр дә андый проектлар файдалы, кирәкле булса, әлбәттә мөмкин”, дип җавап бирде.
Новосибирскида быел гына эшли башлаган «Ислам нуры» мәктәбе мөдире Газизә Баженова Татарстан президентына мәктәп ачуда күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен белдереп: “Балалар һәм яшьләр белән рухи юнәлештә эшләүдә, укытуда гыйльми-методик ярдәм булырга мөмкинме?” дип сорады.
Бу сорауга Татарстан президенты өлешчә татар телендә җавап бирде. Әмма Газизә ханым: “Мин татарча аңламыйм”, диде.
Шулай, сүз туган тел мәсьәләсенә күчте. Рөстәм Миңнеханов: “Телне белмәү безнең гаеп түгел, әгәр дә өйдә ата-ана бала белән туган телдә сөйләшмиләр икән, аны өйрәтү мөмкин түгел, гаилә, балалар бакчасы, аннан мәктәп, әмма, беренче чиратта, яхшымы, начармы өендә һәркем туган телендә сөйләшергә тиеш. Без татарлар, татарча белергә тиешбез”, диде.
Новосибирскиның “Ихлас” дини оешмасы рәисе Рафаэль Сөләйманов: “Хәзерге вакытта сүтелгән тарихи мәчетне тергезүдә берникадәр ярдәм күрсәтергә мөмкинлек булмасмы?” дип сорады.
“Әлбәттә, битараф калмабыз, нинди дә булса ярдәм күрсәтербез, изге эш. Бер уңайдан мин сезгә мөрәҗәгать итәм – кызганычка каршы, хәзер кайбер мәчетләргә безнең өчен чит булган агым үтеп керә башлады, игътибарлы һәм сак булуыгызны сорыйм, динебезнең сафлыгын саклап калу ул безнең бурыч”, диде үзенең җавабында Рөстәм Миңнеханов.
Техник фәннәр докторы, профессор Тәлгать Йосыпов: “Сезнең килүегез безнең өчен бик зур вакыйга, без элеккеге президентны, Миңтимер Шәймиевны бик хөрмәтлибез, әмма ул үзенең карашын ничектер Себергә юнәлтмәде. Сезнең Себергә килүегез бик яхшы, зур рәхмәт сезгә”, дип канәгатьлеген белдерде.
Бу фикергә җавап итеп, Рөстәм Миңнеханов: “Миңтимер Шәрип улы татар халкын, Татарстан җөмһүриятен танытуда, ватандашларыбыз белән элемтәләр булдыруда бик күп эшләде, мин бары тик беренче президент башлаган эшне дәвам итәм. Ул үзе әлегә бирегә чаклы килеп җитмәгәндер”, диде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Новосибирски татар хәрәкәте активистларын Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме, мактау кәгазьләре белән бүләкләде һәм татар телендә уңышлар теләп саубуллашты.