Татарстан дәүләт шурасы кабул иткән мөрәҗәгатьтә Польша җитәкчелегенә татарларга һәйкәл кую һәм тарихны саклау өчен рәхмәт белдерелә.
25 ноябрь көнне Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәлне ачу тантанасында, Польша президенты Бронислав Комаровски үзенең нәсел тамырларының да татар белән бәйле булуын таныган иде.
Польша президенты үз чыгышында "Мин чын күңелемнән Польшага 600 ел хезмәт иткән Польша татарларының күп буыннарына хөрмәтемне һәм ихтирамымны белдерәм. Без беләбез: татар ат өстендә туа. Менә бу һәйкәл моңа исбат. Татарлар Речь Посполитая, Литва дошманнарына каршы көрәште. Алар оста атлы гаскәр буларак, Польшага дан китерде", диде.