Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел Камал театрының яңа бинасы каршында оештырылачак


2024 елда "Мин татарча сөйләшәм" Казан Кирмәнендә узды
2024 елда "Мин татарча сөйләшәм" Казан Кирмәнендә узды

Дөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган "Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы каршында узачак. Бу хакта "Татар-информ"га форум рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр итте.

— Быел чараны Камал театрының яңа бинасы якларын татарлаштырырга булдык. Безнең өчен яңа формат булыр. 26 апрельдә Камал театрының яңа бинасында да төрле чаралар узачак, безнең дә мәйданчыклар эшләп торачак, — диде ул.

Хәсәнов сүзләренчә, "Мин татарча сөйләшәм" чарасына Камал театрында узачак чараларга килгән аудитория дә кушыла алыр.

Чара өчен традицион урын дип саналган Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" концертын оештырып булмый. Хәсәнов "куркынычсызлык чараларын искә алып, бүгенге көндә без акцияне анда уздыра алмыйбыз" диде.

"Мин татарча сөйләшәм" чарасы быел 20нче тапкыр үткәреләчәк. Апрель аенда аның кысаларында мәктәп балалары өчен квест, студентлар өчен квиз уены, яшь музыкантларны табуга юнәлтелгән музыкаль бәйге, "фатирлык" узачак. 26 апрель көнне исә концерттан тыш татар дизайнерлары маркеты, тел мәсьәләләренә багышланган лекторий, интерактив чаралар һәм күргәзмә планлаштырыла.

Апрель аенда шулай ук Дөнья татар яшьләре җыены узарга тиеш булган, әмма ул чираттагы тапкыр кичектерелгән. Бу Дөнья Татар конгрессының актив милли җанлы яшьләрнең "җиңел булмаган вакытларда кыю инициативалар белдерү ихтималыннан" куркуына бәйле булырга мөмкин.

Узган елны Азатлык радиосы "Мин татарча сөйләшәм" чарасын үткәрү урыннары үзгәрүе турында видео әзерләгән иде:

"Мин татарча сөйләшәм": еллар аша Бауман урамыннан — Казан Кирмәненә
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:29 0:00
  • "Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле Бауман урамында үткәрелде.
  • 2022 елда "Мин татарча сөйләшәм" акциясен Казан хакимияте Бауман урамында оештырырга рөхсәт итмәде. Түрәләр Татарстан хөкүмәтенең коронавирус сәбәпле республикада киңкүләм чаралар уздыруны тыя торган карарына сылтанды. Шул елдан ул Камал театрында уздырыла башлады.
  • 2023 елда Камал театры бинасы янында узган чарага тимер коймалар аша тикшереп керттеләр, акциягә килүчеләргә шул кысаларда гына бәйрәм итәргә рөхсәт иттеләр. Койма периметры буенча тезелгән полиция хезмәткәрләреннән тыш, Камал театры янәшәсендә бер машина ОМОН хезмәткәрләре дә кизү торды.
  • 2024 елда чара Казан кирмәнендә узды.
  • Ел саен "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында татар телен хөрмәт итмәүчеләргә "Тяжело с татарским" антипремиясе тапшырыла, шулай ук рәхмәт хатлары бирелә. Узган ел "кара тамга" Иске бистәнең коммерция оешмаларына бирелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG