Бала мәктәпкә килә. Үзенең электрон картасы белән турникетта сыза. Каравылчы кем кергәнен шундук компьютерында күрә. Ә баланың ата-анасы кәрәзле телефонда смс укый: “Бала мәктәпкә керде”. Мондый акыллы системны уйлап табу һәм тормышка ашыру өчен акыллы башлар кирәк шул. Шундыйларның берсе – Тимур Фәрхетдинов. Яңа технология, системнар ясау белән беррәттән ул татар яшьләренең активисты да. Аларны “Шәрык” клубында гамәлдә дә, aralash.ru сайтында виртуаль рәвештә дә җыючы кеше ул.
Тимур, синең берничә сайтың бар. Алар сиңа нәрсә бирә?
Бу эшкә мин кызыксынып тотындым. Ә бераз вакыттан соң бу эшнең акча да китерә алуын аңладым.
Мәсәлән, нинди юллар белән?
Берничә төрле: реклам кую һәм башка сайтларның сылтамаларын урнаштыру. “Биржа сайтов” сыман сәхифәләр бар. Шунда үз сайтыңны теркисең. Синең сайтыңа сылтамалар күбрәк булган саен, рейтинг арта. Ә аның артуы реклам бирүчеләрнең санын бермә-бер арттыра ала.
Син интернетны сайтлар өчен генә түгел, ә башка кызыклы програмнар булдыру өчен дә кулланасың. Мәсәлән, мәктәпләр өчен укучы, укытучы, ата-аналар арасында элемтә булдыра торган програм.
Әйе. Казанда андый програмнар башка юк әле. Аның ярдәмендә ата-аналар үзләренең күп сорауларына җавап таба ала: баласы мәктәпкә йөриме, кайчан бара, кайчан китә... Һәр баланың үз электрон картасы бар. Иртән турникет аша узганда алар карта белән сызып уза. Каравылчы кем килгәнен шундук күрә: экранда укучы турында кыскача мәгълүмат чыга. Ата-анага автомат рәвештә хәбәр килә. Кайтып киткәндә шулай ук турникет аша картасы белән уза – бу укучы кайтып китте дигән сүз.
Мәгариф җитәкчеләре бу програмны кабул итәр микән соң?
Без аны төрле мәгариф үзәкләренә җибәрдек. Ләкин алардан бер хәбәр дә килмәде әле. Ә үзебез бу эшне техник яктан башкарырга, теләсә кайсы мәктәпкә алынырга әзер.
Син татар интернеты турында нинди фикердә?
Соңгы ике елда татар интернеты шактый күтәрелде. Ләкин башка милләт сайтларына караганда безнекеләр сыйфат нисбәтеннән шактый артта калып килә. Сайтлар арасында, әлбәттә, яхшы сыйфатлылары да бар.
Ә нәрсә җитеп бетми соң?
Дизайн ягын күз алдында тотам. Аларның профессионал кулыннан түгел, ә гади кеше кулыннан ясалганлыгы күзгә ташлана.
Син җитәкләгән “Аралаш.ру” сайты нидән гыйбарәт?
Бу һәм “Шәрык” сайтлары охшаш. Иң элек “Шәрыкъ” сайтын булдырган идем. Аннары бу сайтны социальрәк итәргә омтылып, “Аралаш.ру” сайтына тотындым. Анда теркәләсең, үзеңнең битеңне булдырасың, фотоальбомнарыңны куясың...
Хәзер күпләр “В контакте” кебек сайтларда утыра. Аларны үз, татарча сайтыгызга “тартып алу” авыр түгелме?
Яшьләр татарча сайтларда аралашырга бик яратып бетерми. Шуңа алар үзләре күнеккән сайттан безгә күчәргә ашыкмый да. Мин шулай ук “В контакте”ны татарлаштыруга өлеш керткән идем. Ләкин әлегә аны куеп караучылар уңайсызрак диләр.
Мәсәлән, яшьләр “моя страница” дигәнгә күнеккән. Шуңа аларга “минем сәхифәм” дигәнгә күнегү авыррак. Татарлар бит ул “страница” сүзен татарлаштырмый. Сөйләшкәндә дә “синең страницаң бармы?”, “аның страницасы” ди алар.
Татарларда әледән-әле домен темасы кузгала. Синеңчә, татарның үз домены барлыкка килерме?
Аны булдыра алсалар, мин бик шат булыр идем. Ләкин никтер булдыра алмыйлар.
Програмнарны татарлаштыру ни өчен кирәк, Тимур?
Бу эш бер төркем яшьләрдә кызыксыну уятыр иде, дип уйлыйм. Тора-бара аларның мәктәп програмына да керүе бар. Никтер татарларга бу эштә бик юл куярга тормыйлар.
Син татар яшьләре белән гел элемтәдә торасың. Аларның активисты. Татар яшьләрен интернет челтәрендә нәрсә кызыксындыра?
Әлбәттә, бу бик аянычлы хәл: алар күбесенчә шул “контакт” белән кызыксына. Күп яшьләр бу сайт белән бик тыгыз элемтәдә. Бу аларның шәхси эшенә дә тәэсир итә ала.
Сайтны “ватып” ниндидер үзгәрешләр кертү аркасында да низаглар килеп чыгуы ихтимал. Күпләр чынлыктагы мөнәсәбәтләрен дә “В контакте” призмасы аша күрә. Бу бик зур проблем, минемчә.