Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә юл казасы: хөкемдар хөкем ителерме?


Идел аша күпердә юл казасы
Идел аша күпердә юл казасы

Сембердәге Идел аша күпердә булган юл казасы фаҗигасе киң яңгыраш тапты.

Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендә федераль хөкемдар Валерий Сасның “Тойота” машинасы Идел аша күпердә, алда барган машиналарны узып китүне тыючы юл билгесе булуына карамастан каршы якка чыга һәм “Жигули” машинасын күпер баганасына китереп бәрә. Нәтиҗәдә “Жигули” бөтенләй җимерелә, йөртүчесе һәм аның бер юлчысы һәлак була. 52 яшьлек Әлфия Беляева әле дә реанимациядә ята. “Тойота” хуҗасы Валерий Сас наркологик тикшерүдән баш тарткан.

Җинаятькә бәя бирү өчен Сембер өлкәсе буенча тикшерү комитеты җинаять эше ачкан иде. Эш аеруча мөһим эшләр бүлегенә тапшырылып, берничә экспертиза да оештырылды.

Һәлакәт көнендә үк – 22 гыйнварда җирле активистлар Ленин мәйданында каршылык акциясе оештырганнар иде. Валерий Сас һаман да җавапка тартылмаган. Моның сәбәбе –аның зур вазифалы түрә булуында.

4 февральдә Сасны җавапка тартуны таләп итүчеләр тагын пикет оештырдылар. Бу юлы – өлкәнең кануннар чыгару җыелышы бинасы каршында. Андагы “Канун һәм мәхкәмә алдында бар да тигез!”, “Хөкемдарларның бәйсезлеге – аларның җәзага тартылмавын аңлатмый!” (“Независимость судей – не есть безнаказанность!”) кебек шигарләр, бәлки, өлкә парламенты да бу җинаятькә карата үз мөнәсәбәтен белдерер дигән өметтән иде.

Пикетта Сембернең иҗтимагый берләшмәләре, хокук яклаучылар, адвокатлар, малтабарлар игътибарына юнәлтелгән мөрәҗәгать кабул ителде. Анда өлешчә болай диелә: “Кешеләр һәлак булган юл казасында җинаятьчел гамәл кылган кешене, аның “особый статус”ка ия булуына карамыйча җавапка тарту – аеруча мөһим!”

Бу мөрәҗәгатькә югары түрәләр нинди мөнәсәбәт күрсәтер – әлегә билгесез.

Без шушы пикетта катнашучы – туганнарын югалткан Нәзирә ханым Хөсниева белән әңгәмә корып алдык. Дөресрәге, Нәзирә ханым үзе үк туганнарының һәлак булуы турында үз фикерләрен дә яңгыратуны сорады:

– Татар гомер бакый Мәскәү тарафыннан изелеп, хокуксыз кавемгә әйләндерелсә, бу хәл инде Мәскәү түрәләренең читтә яшәүче барча халыкларны да санга сукмавын күрсәтә.

Сеңелләрем Сарытау өлкәсе Волжски шәһәренә улларының хәрби ант бирү тантанасына барырга юлга чыкканнар иде. Алар – игезәкләр: Әлфия белән Гөлфия. Икенче сеңлемнең малае армиядән кайтты, бер ел эшләде, армиядә автобус йөрткән. Солдатның хатыны да ирен күрергә бара – хәрби ант бирү тантанасына. Дүртәүләп киткәннәр иде. Әлфия хәзер хастаханәдә ята, аңына килә алмый. Гөлфиянең улын һәм Әлфиянең 23 яшьлек киленен җирләделәр.
– Мондый шартларда нинди чаралар күрергә ниятлисез?

– Сеңелләрем адвокатлар яллады. Без нишли алабыз инде? Без бит – гади кешеләр, мәскәүски федераль хөкемдарлар түгел. Безнең кулда берни дә юк.
– Мәхкәмә кайчан булыр дип көтелә?

– Әле тикшерү эше дә ачылмаган. Тегеләр адвокатлар яллаган – төрле аклану сәбәпләре эзлиләрдер инде.
– Алай ук төшенкелеккә бирелергә дә ярамыйдыр, “Өметсез – шайтан гына” дигән гыйбарә дә бар бит әле татарда.

– Без губернаторга ышанабыз, ул “эш күзәтү астында” диде. Әгәр бу эшне кузгатырга теләмәсәләр, Мәскәүгә дә язарбыз. Болай калдырып булмый бит инде. Президентка язарбыз, хокук яклау оешмаларына. 14 көн бит инде. Теге федераль хөкемдар документлары төргәген милициягә күрсәткән дә киткән. Ул бит Мәскәү өлкәсенең Щелково районында федераль хөкемдар вазифаларын башкара икән. Анализдан баш тарткан. Исерек булганын, аннан ис килгәнен малаебыз сизеп үк торган.
– Ә ул безнең якларга нинди максаттан килеп чыккан соң?

– Ял йортыннан кайтышы икән. Киткәндә ресторанда күңел ачкан, бергә ял иткән танышлары белән хушлашып утырган, күрәсең. Авария урынында тукталган егетләр кемнең гаепле икәнен камерада язылганны тикшереп карау кирәклеген әйткәннәр, ләкин “камера эшләми” дигәннәр.
XS
SM
MD
LG