Галимҗан хәзрәт - Русиядә гомерлеккә сайланган өченче мөфти. Аңа кадәр Үзәк диния назәрәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Чечня мөфтие Солтан Мирзоев гомерлеккә сайланган иде инде.
“Сайлаулар вакытында мөфтиләргә, имамнарга шантажлар була, дингә зур зыян килә дигән яктан уйлашып бу мәсьәлә күтәрелде. Мин үзем башкалар бу хәлне хупларлар дип уйламаган идем.
Элек, Советлар Берлеге чорында 4 кенә мөфти булган. Алар сайлана дип саналса да, асылда хөкүмәт тарафыннан куела иде һәм үлгәнче мөфти була иде. Тәлгать Таҗетдин килгәч, ул да гомерлеккә куелды.
Аннары мөфтиятләр күбәеп китте. Үзебезгә уставлар ясадык. Сайлаулар демократик булсын, фәлән-төгән булсын дип эшләнде инде болар барсы да.
Аның берьяктан яхшылыгы булса, икенче яктан зарары да бар икән. Соңгы вакытта мөфтиләр төрле шантажларга, басымга дучар була башлады. Андый басым хәзер хөкүмәт ягыннан да ясала.
Госман хәзрәт әгәр гомерлеккә куелган булса, Татарстанда да андый хәлләр булмас иде, дип уйлаштык”, ди Галимҗан хәзрәт.
Галимҗан хәзрәт сүзләренчә, Татарстанның элекке мөфтие Госман хәзрәтнең әле тагын 4 еллап артык идарәдә утырыр вакыты булуга карамастан хакимиятләр аны китәргә мәҗбүр иткән.
Гомерлеккә сайланган һәм сайланырга теләкләре булган мөфтиләр, мөгаен, хакимиятләр дә ипләп кенә аларга тияргә ярамаганлыкка күнәрләр дип өметләнә.
Дөрес, Русиядәге диния идарәләре хакимиятләр белән килешмичә артыгын кыймылдый алмый. Моңа кадәр булган хәлләр әнә шуны күрсәтә. Мәчет салу, җир алу, уку-укыту мәсьәләләрен дә хәл итү өчен хакимиятләр ишеген шакырга мәҗбүрләр.
Диндарлар каршы булуга карамастан Төмән шәһәренең Ленин урамындагы кайчандыр мәчет булган ике бина җимерелде. Диния идарәсе яңа мәчет салу өчен урын сорап йөрсә дә, бу әлегә кадәр хәл ителмәде. Мондый хәлләр Төмәндә генә түгел. Шуңа күрә хакимиятләрнең фатыйхасын алмыйча зур эшләр башкарып та, дини тормышка үзгәрешләр кертеп тә булмый.
Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты белгече Рифкать Насыйбуллин Төмәндә диния назәрәтенең соңгы корылтае алдыннан Галимҗан хәзрәтнең комитетта булуын әйтә. Комитетның диннәрне күзәтеп торучы махсус бүлеге бар.
Сухов: Гомерлеккә сайлану дөрес түгел
Тубыл шәһәре мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов Төмән өлкәсе диния идарәсе хакимиятләргә нык бәйләнгән дип белдерә. Тубыл мәхәлләсе үзе Нәфигулла Аширов җитәкләгән Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенә карый.
Төмән өлкәсе мөфтиенең гомерлеккә сайлануы, Сухов сүзләренчә, дөреслеккә туры килгән гамәл түгел.
“Андый-мондый хәл булып саташса, зиһененә зыян килсә, ул ничек гомерлек мөфти була алсын? Мөфтиләр өч, биш, йә булмаса ун елдан сайланырга тиеш. Әгәр яшь акыллырак егет табыла икән, алыштырыла торган булсын. Ә монда гомерлек итеп сайлагач, корылтай бүтән мөфти мәсьәләсен күтәрмәячәк”, ди Ибраһим хәзрәт.
Галимҗан хәзрәт исә, киләчәктә уставка үзгәрешләр кертелү һәм алай-болай була калганда вазифаларын башкага тапшыру мөмкинлеген дә кире какмый.
Төмәндәге корылтайда Русия мөфтиләр шурасыннан Харис хәзрәт Сәүбәнов та катнашкан. Ул да Галимҗан хәзрәтнең гомерлеккә сайлануын хуплаган. Башка диннәрдә дә андый хәлнең булуын мисал итеп китергән.
Галимҗан хәзрәт сүзләренчә, Чаллыдагы “Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт Галәветдин мөфтиләрнең алыштырылгысыз булуы турында китап яза икән. “Без кешеләр каршында хисап тотарга тиеш түгел, ә Аллаһы тәгалә каршында гына. Аллаһы тәгалә каршында адашмасак, кешеләр каршында адашмабыз”, ди Галимҗан хәзрәт.
Төмән шәһәре җәмәгать эшлеклесе Фәрит Хәким Галимҗан хәзрәтнең гомерлеккә сайлануын хуплый. Тик шулай да әгәр хакимиятләр аны урыныннан алырга теләсә, теләсә нинди юлын табачак, барыбер алыштырылачак, ди.