2011 ел Татарстан президенты карары белән Тукай елы дип игълан ителгәннән соң, бәйрәм чаралары республикада гына түгел, ә башка бик күп төбәкләрдә дә зурлап билгеләп үтелә.
Шушы көннәрдә Латвиядә дә бу уңайдан әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны Латвия татарларының “Идел” иҗтимагый оешмасы һәм башкорт корылтае бергәләп оештырган. Бу көнне Латвиянең милли-мәдәни оешмалар берлеге бинасына килүчеләр Тукайга багышланган фото һәм шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмәләр белән таныша алды.
Тантаналы чара залга җыелучыларның бергәләп “Туган тел” җырын башкарудан башланып китте. “Идел” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ринат Ахунов сүзләренә караганда, бу җыр төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татарларның рәсми булмаган гимнына әйләнгән.
Мәдәни кичәдә Тукай иҗаты һәм тормышы турында документаль фильм да күрсәтелде. Шуннан соң һәркем диярлек хәтерендә калган Тукай шигырьләрен сөйләде, җырлар башкарды. Ригада яшәүче Гөлфия Хурамшига исә Тукайга багышлап үзе язган шигырен укыды.
Бөек Тукай – халкыбызның
Асыл ташлы йөзеге.
Татар өчен генә түгел
Тукайның бөеклеге.
Хәтта аны Ахматова
Үзе тәрҗемә иткән.
Бик күпләр тәрҗемә итеп
Бүген халыкка җиткән.
Киң танылган бу дөньяга
Яраткан шагыйребез.
Шушы хис белән бүген дә
Горурланып яшибез.
Исеме белән аталган
Урам да, мәйданнар да.
«Туган теле» аның яңгырый
Бик күп тантаналарда.
Берни йөртми аның исемен
Мин яшәгән шәһәрдә.
Саклый халкым шигырьләрен,
Әкиятләрен хәтердә.
Әйтергә кирәк, Латвия татар һәм башкортлары бергә җыелса, чәй эчмичә таралышмый. Бу юлы да әдәби музыкаль кичә бәйрәм табыны белән тәмамланды.