Бәйге Чаллыда дүртенче тапкыр оештырылды. Аның төрле этапларында 6-8 сыйныфларда укучы 200дән артык бала катнашты. Бәйгенең финал өлеше икегә бүлеп уздырылды. Беренче өлеше 18 майда, 17нче мәктәптә конференция рәвешендә үтсә, җиңүчеләрне ачыклау бер атнадан соң, Чаллы татар драма театры бинасында барды. Биредә 57нче гимназия укучысы Илназ Насретдинов җиңүче исемен алды.
"Балалар Ватаннарының үсү мөмкинлеген белде"
“Бәйгедә “Ватаным өчен нәрсә эшләрмен” дигән проект тәкъдим итү, аны яклау шарт булып торды. Балалар бу проектка җитди караган. Татар халкына нинди файда китерә аласылары хакында уйланганнар.
Алдагы финалда 15 бала булса, бусында өчәү генә катнашты. Укучылар милли матбугатны үстерү, тарихны өйрәнү, аң-белем арттыру, табигатьне саклау турында җитди сөйләшү алып барды. Болар барысы да мөһим.
Бәйгедә катнашучылар үз халкының, ватанының үсү мөмкинлеген белде, бу үсештә заман технологиясен куллану кирәклегенә төшенделәр” дип, нәтиҗә ясады “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире Факил Сафин.
Бәйгене оештыручыларның берсе Фәрит Мөдәррисов әйтүенчә, Кол Шәриф үрнәгендә җәмгыять әйдәманнарын барлау, Ватанга кызыксыну уяту, тарихи татар мәдәниятен барлау төп максатлардан булган.
Балалар мәктәп радиосы булдырырга хыяллана
“Минем проектның исеме – “Татар – ул шәхес”. Яшьләрне үзара сөйләшүләрдә татар теленә чакыру, аларда татар шәхесләренә карата горурлык тудыру бурычын куйдым.
Моның берничә юлы бар. Беренчесе – аудиоязмалар булдырып, аны интернет сәхифәләре аша тарату. Монда бөек шәхесләребезгә кагылышлы кызыклы мизгелләр, иҗат юллары күрсәтелергә тиеш.
Мәктәп радиосы булдыру уе да бар. Бу радио аша укучыларга шәхесләребез турында җиткерәсе килә. Безнең мәктәптә радиостудия юк. Мин моны Гали Акыш исемендәге мәктәптә башларга теләр идем”, диде бәйгенең җиңүчесе Илназ Насретдинов.
Профессор Мәскәү татарларына ышаныч баглый
Бәйгенең казыйлар комиссиясе рәисе филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов иде. Ул бәйге хакында кайбер фикерләрен әйтте.
“Кол Шәриф оныклары” бәйгесе – татар милләтен үстерү, саклауда бик әһәмиятле адым. Бәйге ел буе барды һәм аңа менә йомгак ясалды. Биредә катнашучылар, тамашачылар хәзер Кол Шәрифнең кем икәнен беләләр. Бу балалар милли җанлы булып үсәр. Гаяз Исхакыйның “200 елдан соң инкыйраз” фаразлавы бәлки туры да килмәс.
Әгәр бүгенге бәйгедә катнашкан балаларның оныклары да татарча сөйләшсә, инкыйраз булмас. Хәзер вазгыять бөтенләй икенче. Мәскәүдә күпчелектә татар телен белмәгән татарлар яши. Алар – урыс телле татарлар. Кем белә, бәлки киләчәктә урыс телле татарлар сакланып калыр. Татар телен үстерү өстендә эшләрләр”, дип фаразлый Әнвәр әфәнде.
Бәйгенең финал өлешендә катнашучыларга истәлек бүләкләре, җиңүчегә велосипед тапшырылды.